Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә протест җыенына ике миллионлап кеше килде


Каһирәдә "миллионнар йөреше"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

1 февраль сишәмбе көнне Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкнең урыныннан китүен таләп итеп, Каһирә урамнарына миллионнан артык кеше чыкты. (Reuters видеосы)

Каһирәнең Таһрир мәйданында президент Хөсни Мөбәрәк хакимиятенә каршы иң зур протест җыены үтә. Төп таләп - Мөбәрәкнең хакимияттән китүе.

Җыенны үткәрүчеләр әйтүенчә, мәйданга һәм аның тирәләренә ике миллионлап кеше җыелган.

Иң тыйнак исәпләүләргә караганда да Таһрир мәйданына җыелучылар саны берничә йөз мең белән исәпләнә.

Комендант вакыты тәртибенә буйсынмыйча, дистә меңләп кеше узган төнне дә биредә үткәрде.

Хакимияткә каршы протест чаралары инде сигезенче көн дәвам итә. БМО белдерүенчә, кайбер исәпләүләргә караганда, демонстрациячеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдә бер атна эчендә 300-ләп кеше һәлак булган, 3 меңләп кеше яраланган.

Оештыручылар 31 гыйнварда илкүләм эш ташлау игълан итте һәм урам җыеннарының президент Мөбәрәк хакимияттән киткәнче дәвам итәчәген белдерде.

Оппозицион төркемнәр, шул исәптән тыелган “Мөселман кардәшлеге” оешмасы уртак мөрәҗәгатьтә илнең конституциясен яңадан язуны һәм Мөбәрәк хакимияте урынына коалицион күчеш хөкүмәте төзүне дә таләп итә.

Реформачыл көчләр җитәкчесе, Нобель тынычлык бүләге иясе Мөхәммәт әл Барадай әл-Гарәбия телевидениесенә "күчеш хөкүмәте турында сөйләшүләр башларга вакыт җитте" дип белдерде.

Мөхәммәт әл-Барадай
“Мисыр халкының беренче таләбе - халыкка яңа тормыш башлау, иминлек, ирек һәм демократия нигезендә яңа Мисыр төзү өчен президент Мөбәрәкнең вазифасыннан китүе”, - диде әл-Барадай.

Оппозиция җитәкчеләре халык мәйданга сыймаслык булып җыелгач, президент сарае янына таба урам йөреше башлачакларын белдерде. Әмма алар билгеләгән юлда танклар һәм хәрбиләр урнаштырылганга, бу йөрешнең ничек булып бетәсе әлегә билгесез.

Дүшәмбе кичендә Мисыр армиясе сүзчесе Исмәгыйль Этман гаскәрләрнең тыныч демонстрациячеләргә каршы көч кулланмаячагын игълан итте.

Тик узган атнадагы бәрешеләрдә һәлак булганнарның күпчелеге армиянең түгел, полициянең махсус көчләре корбаннары. Бу полициянең каршылык кискенләшкән очракта нинди адымнарга барачагы әлегә билгесез.

Полициянең көч куллануыннан куркып, бүген Мисырдагы 50-дән артык хокук яклау төркеме Мөбәрәкне кан коюга юл куймау өчен хакимияттән тизрәк китәргә чакырды.

Каһирәдәге Әлһурра телевидениесе хәбәрчесе Тарик әш-Шами: "Мөбәрәк тарафдарларының бүген демонстрациячеләр арасына үтеп кереп, провокацияләр оештыру мөмкинлеге бар", диде.

Аның әйтүенчә, узган төндә Мөбәрәк яклы йөзләрчә кеше шәһәрнең төрле урыннарында җыелган. Кайберәүләрнең пычаклар һәм башка кораллар белән килүе әйтелә. Алар Таһрир мәйданына килеп, Мөбәрәккә каршы чыгучылар белән бәрелешә башласа, тагын кан коелырга мөмкин.

Бүген мәйданга җыелучыларга юлны полиция дә, хәрбиләр дә кисмәде. Халык тиз арада җыелып протест чаралары башланганнан бирле күрелмәгән зур демонстрация башланды.

Шулай да мәйданга җыелучыларны "кораллары булмасын" дип хәрбиләр тикшереп кенә кертә. Мәйданның үзендә дә активистлар кешеләрнең кораллары булмасын өчен тикшерүләр үткәрә.

Күпсанлы урам җыеннары илнең башка зур шәһәрләрендә дә уза.

XS
SM
MD
LG