Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Минем заманам" – татар яшьләре өчен яңа фильм


"Минем заманам" – татар яшьләренә яңа фильм
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00

“Барс-медиа” компаниясе узган елның декабрендә Дамир Барышевның “Минем заманам” фильмын чыгарды.

“Барс-медиа” компаниясе узган елның декабрендә Дамир Барышевның “Минем заманам” фильмын чыгарды.

Татар киносы һаман яралу хәлендә яшәсә дә, яңа нәфис телефильмнар еш чыга. Яңа гына тәкъдим ителгән "Минем заманам" фильмы татар яшьләренә атап чыгарылган.

Мәхәббәт, яшьлек романтикасы һәм хәзерге чорның социаль фаҗигаләре турында сөйләүче "Минем заманам" турыдан-туры милли мәсьәләгә багышланмаган, ләкин аның төп фикерләре милли инкыйразның бер чагылышы буларак кабул ителә.

Яшьләр заманнарын ничек күзаллый?

Хәзерге заман геройларын нинди мәсьәләләр борчый? Алар нинди уй-хыяллар белән яши? Нәрсәгә өметләнә? Нәрсәдән курка? Сценарий авторлары шул сорауларга җавап бирергә тырышкан.

"Минем заманам" яшьләр күзлегеннән хәзерге заманны аңлаү, күзаллауны тасвирлый:

“...һәр иртә парланган көзгегә карап, мин үземә шул ук сораулар бирәм: кем син? Кем син?... Калырмы эзләрең, әллә син дә... тагын бер адашкан җан иясеме?... минем җавапсыз заманам... минем... заманам...”

Ләйсән Нуруллина һәм Әбри Хәбриев. Фильмнан күренеш
Фильмның сценарий авторларының берсе, фильмда төп рольне башкаручы Әбри Хәбриев: "Башта җыр язылды. Ул вакытта әле без Шәкүр белән "Татар радиосы"ның төнге эфирын алып бара идек. Шунда фильм төшерү фикере башка килде", ди.

"Үзебез язган сценарийның жанры тулысынча боевик форматында иде. Аны дустыбыз Дамир Барышевка күрсәттек. Сценарий тулысынча диярлек үзгәртелде", ди Әбри Хәбриев. Хәзерге вакытта сценарий авторлары бишәү дип санала. Алар – Фәрит Галиев, Алмаз Корбанов, Әбри Хәбриев, Ләйсән Нуруллина, Дамир Барышев.

Фильмның режисссеры – Дамир Барышев. Ул күп еллар буе “Барс-медиа” компаниясендә клиплар төшерү, концертлар, видеосъемка төркеме җитәкчесе булып эшли. “Минем заманам” – аның кино өлкәсендә беренче эше.

Җыр һәм замана

Фильмны төшерүчеләр һәм анда катнашучылар – шоу-бизнес, эстрада мохитенә бәйле шәхесләр. Фильмда яшьләр яратып тыңларлык җырлар яңгырый.

Татар җырлары гадәттә мәхәббәткә, туган як, чәчәк һәм агач исемнәренә, аерылышу, сагынуга багышланган. Шулар арасында социаль җырлар да таралып килә. Илсөя Бәдретдинованың, Зөлфәт Хәкимнең, Альберт Исмаилның кыю җырлары тамашачы күңелендә үз урыннарын алып тора.

Яшь кешенең җәмгыятькә мөнәсәбәте, рухи газаплардан, кризистан чыгу юлларын, кешелек кыйммәтләрен эзләү белән борчылып язылган җырлар да бар. Нәкъ шундый җырның берсе фильмның нигезенә салынган. Ул – Илназ Сафиуллин белән Шәкүр башкаруындагы "Минем заманам" җыры. Җырның сүзләрен Илназ Сафиуллин белән Шәкүр язганнар, көен Илназ иҗат иткән.

Шәкүр якын дусларның бер-берсен сату, төнге клублардагы "пафос", яшьләрнең наркотиклар куллану, сәләтсез җырчыларның йолдыз чире белән авыру, журналистларның акчага сатылуы турында җырлый. Кушымтада исә Илназ: безнең кыйблабыз – шатлык, бәхет иле, без барыбер ирекле идек, дип көйли.

Дамир Барышев
Фильмның сценарие дә, нәкъ җырдагыча, тормышта нинди генә начарлыклар булса да, киләчәктә барысы да яхшы булыр, дип ышану зарурлыгына ишарәли.

Әйтергә кирәк, әлеге җыр "Татар җыры-2010" фестивалендә "Иң яхшы саундтрек" номинациясендә җиңде. Моннан кала фильм өчен махсус тагын берничә җыр языла: Эльвира Титова башкаруындагы "Көч бир, Ходаем", Илдар Хуҗаның "Әнкәй, миңа дога кирәк", Әбри Хәбриевнең "Бәхетле бул, Җаным" җырлары һ.б.

Киноның дәвамы булырмы?


"Голливуд фильмнары тамашачыны нәрсә белән җәлеп итә? Әлбәттә, кызыклы кадрлар белән. Иң истә калганы – кызыклы, эффектлы кадрлар. Кеше 80% мәгълүматны күз белән кабул итә. Фильм төшергәндә режиссерның игътибары эффектлы кадрлар төшерүгә юнәлде", ди сценарий авторларының берсе, фильмда төп рольне башкаручы Әбри Хәбриев.

Наркомания – замананың яман афәте. Наркотиклар белән мавыгу бәласе, мәхәббәт лирикасы, матур җырлар белән уелып ясалган “Минем заманам” фильмы татар киносын үстерүдә үз урынын алып торыр.

Минем заманам фильмында төп рольләрне Алмаз Корбанов, Әбри Хәбриев, Ләйсән Нуруллина, Айрат Ильясов, Илдар Хуҗа, Алмаз Гыйльметдинов башкарды. Профессиональ актерлык белеме булмаган катнашучылар да шактый булды.

"Фильмның дәвамы буламы?" диюгә, режиссер Дамир Барышев: "Әлегә бу сорауга җавап бирергә иртәрәк. Ярты ел-бер ел чамасы үткәч, тамашачыларның фикере формалашкач, бу сорауга төгәл җавап биреп булыр", диде.

XS
SM
MD
LG