Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар теле бәйгесе узды


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Удмуртия мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче балалар ел саен белемнәрен төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда тикшерә. Шундый бәйгегә туган телен тырышып өйрәнүче 9-11нче сыйныф укучылары Ижау шәһәренең татар гимназиясенә җыелды.

Ике дистәдән артык укучы Ижауда татар гимназиясендә көч сынашты. “Бу балаларның күбесе инде район олимпиадаларында катнашып җиңү яулаучылар”, диде республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы белгече Әлфия Гайсина.

Олимпиада биремнәре Татарстан мәгариф министрлыгыннан алынган. Биремнәр рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнү программасы нигезендә төзелгән. “Әмма Удмуртия мәктәпләрендә татар теле дәресләре яңа уку стандартлары нигезендә өч сәгать кенә укытыла. Шуңа да программаны, аеруча әдәбияттан, үтәү кыенлыклар тудыра. Әдәби әсәрләрне укырга вакыт та калмый”, диде Ижау шәһәренең татар гимназиясенең ана теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Рәсилә Габдрахманова
Рәсилә Габдрахманова әйтүенчә, балалар бүген китап тотып утырмый да. Фәннәр күп, татар телендә өйдә сөйләшмәсәләр, бик сирәк балада татар теленә фән буларак кызыксыну бар. Шуңа да киләчәктә мәктәптә фәннәрне сайлау мөмкинлеге бирсәләр, балаларның татар теленә өстенлек бирүләрендә шикләнә укытучы.

Олимпиадада катнашу өчен мөгаллимәләр укучыларны алдан әзерли башлаган. “Төрле чыганаклардан өстәмә материаллар табып алып кулландык, үткән елдагы олимпиада биремнәренә дә нигезләндек, интернеттан тестлар алып та шөгыльләндек”, дип уртаклашты укытучылар.

Олимпиадага әзерләнгәндә баланың үзенең көчен сынап карарга теләге булуы мөһим, шул чакта гына ул өстәмә мәгълүмат туплый. Бу укытучыларның уртак фикере. Ижау шәһәренең 55нче санлы мәктәбе укытучысы Рәмзилә Ганиева фикеренчә, балалар сорауларның мәгънәсен аңлап бетермичә җаваплар биргән. Шуңа да хаталалар күп.

Рәмзилә Ганиева
Рәмзилә Рахман кызының укучысы Гөлназ Нуриева һәм олимпиададан соң аралашкан башка балалар да әдәбияттан сорауларның катлаулы булуына басым ясады.

Бәйгеләргә әзерләнүдә район мәктәпләре укучыларына кыенрак. Шәһәр балаларына мәгълүмат туплау өчен мөмкинлекләр күбрәк. Аларга интернетны ачу өчен генә дә күп вакыт таләп ителә.

“Районнарда балалар саны кимүе сәбәпле, мәктәпләрдә хәзер тугыз сыйныф кына укыйлар”, дип уртаклашты Юкамен районы Засекоко авылы мәктәбе укытучысы Розалия Балтачева.

Можга шәһәреннән килгән балалар татар теле буенча олимпиада да беренче тапкыр катнашты. 1нче санлы мәктәпнең ана теле укытучысы Гөлназ Гәрәева да укучысын бәйгегә әзерләүдә күп кыенлыклар булуын җиткерде. Язучыларның әсәрләрен укып чыга алмаганнар. Бу сәбәпле, аның укучысы Рәмзия Сафиуллина да әдәбияттан сорауларга җавапны төгәл бирә алмаган.

Ана теленең үзенчәлекләренә төшенергә, фәнгә мәхәббәт тәрбияләүдә татар теле олимпиадасы бик кирәкле дигән фикердә укытучылар. Республикада җиңү яулаучылар Казанда төбәкара ярышларда көч сынашачак.
XS
SM
MD
LG