Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнәләр


Клуб утырышында
Клуб утырышында

Ижау шәһәре педагогика көллиятенең татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова Гаяз Исхакый иҗатын күп еллар өйрәнә. Вәсилә Харис кызының татар язучысы Гаяз Исхакый һәм шушы ук чорда яшәгән удмурт язучысы Кедра Митрей иҗатлары буенча монографиясе белән Азатлык тыңлаучыларын таныштырган идек.

Вәсилә Хәкимованың фәнни-тикшеренү эше 2010 елда Татарстанда укытучы елы уңаеннан игълан ителгән фәнни эшләр бәйгесендә беренче урынга лаек булды. Аның укучылары да Гаяз Исхакый иҗаты, тормышы белән кызыксынып, язучының әсәрләрен тирәнтен өйрәнә.
Көллияттә татар халкының тарихы, теле, мәдәнияте дип исемләнгән клуб та эшли.

Без шушы клубның чираттагы утырышында булып кайттык. Клубның утырышын Вәсилә Хәкимова ачты. Көн тәртибендә татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның иҗаты булуы игълан ителде. Студентлар язучының үзләренә ошаган әсәрләрен укып, аларга анализ әзерләп килгәннәр.

Альбина Вәлиуллина Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясе турында сөйләде.

Гаяз Исхакый үзенең иҗатында хатын-кызның тормыштагы роленә зур игътибар бирә. Аеруча аналарның милләтне саклауда, гаилә учагын сүндермичә тотуда мөһимлеге күп әсәрләрендә чагылыш тапкан. Руфина Гобәева шундый берничә әсәргә анализ ясады.

Эльвира Талипова язучының катнаш гаилә мәсьәләсенә кагылышлы берничә хикәясенә тукталды.

“Зөләйха” фаҗигасе бик озак вакытлар язылган. Бу әсәрдә кеше дөньяда ирекле, һәр кеше дә үзе теләгәнчә, намус белән яшәргә тиеш дигән фикерләр күтәрелә. “Исхакый үзенең уйларын, борчыган мәсьәләләренең барысын да “Зөләйха” фаҗигасендә бик яхшы ачып биргән”, дип аңлатты Айгөл Касыймова.

Клуб утырышында Вәсилә Хәкимова укучыларга Гаяз Исхакый тормышы, иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эшләре алып барган Миңнеәхмәт Сәхапов китаплары белән таныштырып үтте. Шулай ук Гаяз Исхакый премиясенә лаек булган, татар милли хәрәкәтенең актив шәхесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова китабына һәм башка басмаларга мөрәҗәгать итәргә өндәде.

Шулай итеп, клубның чираттагы утырышында укучылар татар әдәбияты классигы, мәшһүр драматург, милли сәясәт эшлеклесе, татар иҗтимагый фикеренең танылган вәкиле Гаяз Исхакый турында тулы мәгълүмат алды.
XS
SM
MD
LG