Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр инкыйлабы Русия, йә Татарстанга җитәрме?


ТИҮ әгъзалары оештырган пикет, 25 март 2010 ел
ТИҮ әгъзалары оештырган пикет, 25 март 2010 ел

Сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре Татарстан җитәкчеләрен Мисырда барган күтәрелештән сабак алырга чакыра. Мондый каршылыклар Урта Азия илләрендә, аннан Русиядә башланырга мөмкинме?


Халкының зур өлеше хәерчелектә яшәгән, авторитаризм, ришвәтчелек җәелгән, сүз иреге кысылган Мисырда миллионлаган халык урамнарга чыкты һәм инде ничә көн кире тыныч тормышка кайтырга җыенмый. Алар ил президенты Хөсни Мөбәрәкнең хакимияттән китүен таләп итә. 82 яшьлек Мөбәрәк инде 30 ел Мисыр президенты булып тора.

Хакимият халыкның урамга чыгуыннан курка

Соңгы елларда Русия хакимияте дә халыкның урамга чыгуыннан чынлап торып шүрли башлады. Мәскәүдәге оппозиция айның 31нче көнендә Триумфаль мәйданда, ирекле урам җыеннары үткәрүне яклап, каршылык чарасы оештыра. Элегрәк тәртип саклаучылар аны шунда ук куып тарата иде. Хәзер бераз түземлек күрсәтә. Менә 31 гыйнвар көнне дә оппозиция тагын 31нче маддәне яклап, урамга чыкты.

Ни өчен хакимият урам җыеннарыннан курка соң? Сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, Триумфаль мәйдандагы җыенда катнашкан Георгий Сатаров аңлатмасы бу сорауга берникадәр җавап бирә.

Аның фикеренчә, 2004 елда Украинада булган “әфлисун” инкыйлабыннан соң Русия хакимияте урамнарны чыннан торып халыктан саклый башлады. Ягъни ил башындагылар халыкның урамга чыгуы, җыелуы илдә түнтәрелеш китереп чыгара дип уйлый.

Җитәкчеләр гарәп илләрендәге, бигрәк тә Мисырдагы вакыйгалар Казакъстан аша Русиягә дә килеп җитәр дип фаразлый, алар шуннан курка. Шуңа урамнарны сак астында тоталар, дип уйлый Георгий Сатаров

Мисыр белән Русия арасында охшашлыклар бар


Казан сәясәтчесе Сергей Сергеев Мисыр, Сүрия илләрендәге авторитаризм Русиягә караганда зуррак дип саный.

Аның сүзләренчә, Русиядә президент сайлавы үткәрелә, күппартиялек, сүз иреге бар кебек, әмма чынлыкта алаймы? Сайлау гадел үтәме? Халык сайлауның ничек узганын белә бит. Мисыр һәм Русия арасында бу яктан күзгә күренердәй охшашлыклар бар.

Сергей Сергеев
“Хакимият моннан сабак алырга тиеш. Беренчедән, халыкка кануни яктан ризасызлыгын белдерү өчен мөмкинлек калдырырга кирәк. Икенчедән, социаль мобильлеккә аяк чалмаска. Күп очракта инкыйлаб, халыкның бер катлавы, бигрәк тә яшьләр, югарыга күтәрелеп, хакимият иткән элита арасына керә алмаса, башланып китә. Төп сабаклар менә шулар. Мисыр инкыйлабын бу яктан караганда табигый дияргә була”, диде Сергей Сергеев.

“Татарстандагы кебек цензураның беркая да булганы юк”

Дәүләт Шурасы, Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин, Татарстандагы кебек цензураның бернинди режимда да булганы юк, дип саный. Соңгы елларда бар татар газетлары диярлек “Татмедиа” оешмасы кулына бирелде, дәүләт матбугатында сүз иреге богаулап куелды.

“Газетларда коточкыч цензура. Германиядә 1930-40нчы елларда да күрелмәгән цензура бу. Төрле редакцияләрдә эшләүчеләр бер-берсенә керә алмый. Анда турникетлар куелган.

Ни өчен шулай? Чөнки Русия конституциясендә илдә цензура юк дип язылган. Ә аны ничек булдырырга? “Татмедиа” дигән оешма булдырып. Ул дәүләтнеке түгел, шулай булгач дәүләт тарафыннан да цензура юк булып чыга. Бер ревизор да бездә цензура таба алмый. Цензура белән шөгыльләнүче комитет та юк, бездә ирек имеш.
Фәндәс Сафиуллин


Менә бу – Русиянең суверен демократиясе”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Шулай итеп, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр Татарстанда, шул исәптән Русиядә дә, сүз ирегенең төрле юллар белән кысылуын, бетерелүен күрә. Татарстан, Башкортстан, Чечня кебек милли республикаларда Мәскәү моны махсус эшли. Халыкта милли аң туар, хокук даулау башланыр дип курка.

Гарәпләр халыкларга сигнал бирде


Гарәп илләрендә бер башланган инкыйлабның Урта Азия илләренә күчеп, Русиягә килеп җитү ихтималы белән Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова да килешә. Чөнки бу илләрдә дә халык фәкыйрьлектә яши, монда да илбашлары егермешәр ел хакимияттә утыра.

“Гарәп, Африка илләрендә хакимнәр халыкны Аллаһ исеме белән куркытып, хәерчелектә тотты. Ә үзләре бер дә Аллаһтан курыкмады, алтын сарайларда яшәде, байлык җыйды. Халык моңа түзде-түзде дә урамга чыкты: башка чарасы калмады.

Халык дингә каршы күтәрелмәде, фиргавеннәргә, тираннарга каршы күтәрелде. Шулай итеп гарәпләр безгә үрнәк күрсәтте. Чөнки җитәкчеләр һәм халыкның тормышы – күк белән җир арасы. Бер илдә дә халык фәкыйрьлектә яшәргә тиеш түгел.

Бу хәл Урта Азия илләренә килер. Чөнки Үзбәкстан һәм башка дәүләтләрдә, шул исәптән Русиядә тираннар идарә итә. Безнең халык та фәкыйрьлек чигендә. Әмма татар халкы хәерчелектән тырышлыгы, сабырлыгы белән чыга, дәүләт ярдәме белән түгел. Ә бит халыкка дәүләт шартлар тудырырга тиеш. Әгәр Русия моннан нәтиҗә ясамый икән, бу хәлләр монда да килеп җитәчәк”, ди Бәйрәмова.

Русиядә хәл башка әле


Казан сәясәтчесе Сергей Сергеев фикеренчә, Тунис, Мисыр, Йәмәндә башланган күтәрелешләр домино рәвешендә дәвам итә. Әмма Русиядә вазгыять башкачарак, халык монда урамнарга чыкмый. 2004 елда Украинада булган "әфлисун инкыйлабы"ннан соң да Русия халкы күтәрелеп китә алмады.

“Мәскәүдә ризасызлар йөрешендә күбрәк кеше катнашса, хәл бөтенләй башка булып, тәртип саклаучылар да үзләрен башкача тотар иде. Алар ризасызларга, берничә дистә кеше җыелсагыз, сезне кыйныйбыз; берничә йөз кеше булсагыз, тынычлык сакларбыз; әгәр инде уннарча мең урамга чыкса, сезнең якка чыгарбыз, дип әйткән. Бу сүзләр чын хәлне ачып сала”, ди Сергей Сергеев.

Димәк, халык төркем булып урамга чыга калса, шул халык баласы булган милициянең ризасызларга каршы кул күтәрмәве ихтимал. Чөнки котырган халыкны туктатып калу бик авыр. Президентын алып ташлаган Кыргызстан халкын да туктатып кала алмадылар.

Татарстандагы оппозиция сукыр күздән чыккан яшь кебек

Әмма әлегә Русиядә халык урамга чыкмый, күтәрелми. Фәүзия Бәйрәмова моның дүрт сәбәбен атый. Беренчесе – җитәкчеләр хәлне кулда тота. Шуның өчен анда-монда террор гамәлен оештырып, халыкны куркытып тора.

Фәүзия Бәйрәмова
Икенчесе – урамга чыгучыларга каршы кануннар бик кырысланды. Өченчесе – халыкны Кавказ, мөселман куркынычы белән куркыталар. Бар гаепне аларда эзлиләр. Дүртенчесе – халыкны аракы белән агулыйлар. Әмма халыкның акыллы өлеше барыбер урамга чыгарга мөмкин.

Ә әлегә Татарстандагы оппозиция сүзе сукыр күздән яшь чыгару гына булып кала бирә.
XS
SM
MD
LG