Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә Таһрир мәйданы өчен бәрелеш


Таһрир мәйданында тарафлар таш атыша
Таһрир мәйданында тарафлар таш атыша

Мисырда оппозиция хакимиятнең сөйләшүләр тәкъдимен кире кага. Президент яклы һәм каршы көчләр арасында бәрелешләр дәвам итә.

Мисырда оппозицион демократик яшьләр төркемнәре премьер-министр Әхмәт Шәфыйкнең сөйләшүләр үткәрү тәкъдимен кире кагып, президент Хөсни Мөбәрәкнең вазифасыннан китүен таләп итте.

Элегрәк башка оппозицион көчләр, бигрәк тә илдә тыелган исламчы “Мөселман кардәшлеге” оешмасы да, хакимият белән сөйләшүләрдән баш тарткан иде.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә Каһирәдә Мөбәрәк хакимиятенә каршы чыгучы һәм аны яклаучы көчләр арасында дәвам иткән бәрелешләрдән соң башкаланың төп җыеннар үтә торган Таһрир мәйданында ике тарафны бер-береннән аерып тору өчен хәрбиләр урнаштырылды.

Бәрелештә яраланган протест белдерүче
Мисыр сәламәтлек саклау министрлыгы әйтүенчә, чәршәмбе Мөбәрәк тарафдарлары Таһрир мәйданына бәреп кереп, хөкүмәткә каршы чыгучыларны куып таратырга маташканда, бәрелешләр нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, 836 кеше яраланган. Бәйсез чыганаклар исә, үлүчеләр һәм яраланучылар саны зуррак булырга мөмкин, ди.

Пычаклар һәм таяклар белән коралланган Мөбәрәк тарафдарлары бәлки хөкүмәткә каршы чыгучыларны куркытып таратырга өметләнгән булгандыр.

Әмма бу бәрелешләр киресенчә протест белдерүче төркемнең тәвәккәллеген тагын да арттырганга гына охшый. Пәнҗешәмбегә каршы төндә утлы кораллар һәм яндыргыч шешәләр белән һөҗүм итүчеләрдән мәйданны саклаган актив көчләргә ярдәмгә бүген тагын халык җыелды.

Таһрир мәйданы
Хөкүмәткә каршы чыгучы күп кенә яраланган кешеләр мәйдан уртасына тупланды. Ихтыяри табиблар аларга ярдәм итә. Ул арада демонстрациячеләр мәйданга керү юлларына тимер баррикадалар корып, Мөбәрәк тарафдарларына атыр өчен таш өемнәре әзерләп куйды.

Бүгенге бәрелешләрдә исә тарафдарларны хәрбиләр аерырга тырышты һәм бу хәрбиләрнең көч куллануны туктату өчен беренче шундый тәвәккәл адымы булды. Әмма төрле урыннардагы бәрелешләргә хәрбиләр дә чик куя алмады.

Өйлә намазына кадәр исә анда танклар китерелде һәм хәрбиләр 80 метр киңлектәге аерып торучы аралык булдырды. Бер якта хөкүмәткә каршы чыгучы меңнәрчә демонстрацияче, икенче якта исә йөзләрчә Мөбәрәк тарафдары.

Ул аралыкка тарафлар бер-беренә аткан ташлар, кирпечләр тулган.

Протест белдерүчеләр янына сөйләшергә килгән армия генералы Хәсән әр-Рувайни җитәкчелегендәге югары хәрбиләр төркемен демонстрациячеләр чолгап алып “Армия белән халык бергә!”, “Без моннан китмибез!” дигән шигарьләр кычкырды.

Узган атна ахырында яңа премьер-министр итеп билгеләнгән Әхмәт Шәфыйк чәршәмбе бәрелешләренә бәйле тикшерүләр үткәреләчәген белдерде.

Мөхәммәт әл-Барадай
Реформачыл көчләр җитәкчесе Мөхәммәт әл-Барадай: "Демонстрациячеләргә һөҗүм иткән Мөбәрәк яклы төркем артында полиция тора", диде.

Әмма эчке эшләр министрлыгы полициянең гади киемнәр киеп Мөбәрәк тарафдарлары буларак һөҗүм оештыруы турындагы гаепләүләрне кире кага.

Кеше хокукларын яклаучы халыкара Human Rights Watch оешмасы исә хөкүмәтне бу бәрелешләргә юл куйган өчен “җинаятьчел ваемсызлыкта” гаепли.

XS
SM
MD
LG