Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия мөфтие мәчет төзелешендә булды


Ижауда төзелеп килүче мәчет
Ижауда төзелеп килүче мәчет

Удмуртия Диния нәзарәте рәисе Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин республика мәхәлләләре тормышы белән танышуны һәрдаим күз уңында тота. Мөфти шәһәр һәм авыллардагы гыйбадәт йортларының эшчәнлеге, дин кардәшләребезнең хәле белән кызыксынып, ул мәхәлләләрдә еш була.

Фәиз хәзрәтнең чираттагы очрашуы Ижау шәһәре үзәгендәге иман йорты төзелешендә булды. Хәзрәт булачак гыйбадәт бинасының барлык катларын карап чыкты.

“Бердәм, киңәшләшеп башкарылган эш нәтиҗәле була. Бу хакта хәдисләрдә дә аңлатылган. Шуңа мөселманнар барлык эшләрен киңәшләшеп оештырырга тырыша. Бу гамәл республикада төзелеп килүче мәчетләр эшенә тулысынча кагыла. Мәчетләр төзелә икән, халык дини, димәк киләчәк бар”, диде Фәиз хәзрәт.

Фәиз хәзрәт, Фнүн Мирзаянов, Нәфис Ихсанов һәм Нәгыйм Каюмов
Кышның буранлы, суык айлары төзүчеләр өчен бер дә куркыныч янамады. Мәчет төзелешен дәвам итү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Булачак гыйбадәт бинасы өчендә җылы дип әйтүе генә аз булыр, биредә хәтта бик эссе дә. Мәчетләр төзелеше фонды рәисе Нәгыйм Каюмов мөфтигә башкарылган эшләр хакында җиткерде. Җылылык, һава алыштыру системнарын күрсәтте, түбәдә башкарылган эшләр белән таныштырды.

“Түбәдә бик күп эшне башкардык. Түбәсен ябып куйдык, анда гөмбәз, манаралар ясадык. Аскы катта ашханә, шулай ук хатын-кызлар ягы эшләнде”, диде ул.

Мәчет эчендә хәзер идәнне махсус плиткалар белән түшиләр. Башка эшләр дә күзгә күренеп, үзгәргән. Иң мөһиме, тәрәзәләр һәм ишекләр куелган. “Тәрәзә төпләре дә матур итеп эшләнә, идән дә җылытылачак”, дип дәвам итте Нәгыйм Каюмов.

“Бүгенге көндә чыннан да бик күп эш башкарылган. Инде тиздән биредә гыйбадәт кылырга насыйп булсын”, диде мөфти Фәиз хәзрәт.

Иң сөендергәне – диварлар тигезләтеп эшләтелгән. Баскычлар да бик матур мәрмәрдән булачак. Илсур хәзрәт Закиров баскыч буендагы диварларның тигез булмавын, аларны матурлар өчен төзүчеләргә бик күп көч түгәргә туры килүен әйтте. Хәзер аларны төсле буяу белән буяп, матурласы гына кала.

“Бу эшләрнең барысы да дин кардәшләребезнең ярдәме белән һәм эшкуарларның тырышлыгы нәтиҗәсендә башкарылды”, дип ассызыклап үтте Удмуртия ТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов.

Фнүн Мирзаянов бу елларда ярдәм иткән төрле фирма җитәкчеләре һәм эшкуарларны дә санап үтте. “Алар арасында Дамир Таҗиев, Нәфис Ихсанов, Таһир Шакиров һәрвакыт зур ярдәм итүчеләр”, диде ул.

“Әлеге мәчетне республикада диннәр тигезлеге, тынычлык һәм иминлек булуы нәтиҗәсендә җиткерәбез”, дип басым ясады Фәиз хәзрәт.

Төзелешне алып баручылар бу гыйбадәт йортын ике елдан төгәлләп, рәсми рәвештә мөселманнарга тапшырырга ниятлиләр.
XS
SM
MD
LG