Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таһрир мәйданы Мөбәрәкнең китүен таләп итә


Мөбәрәкне "озату көне"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

4 февраль җомга көнне Каһирәнең Таһрир мәйданына Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкнең хакимияттән китүен таләп итеп йөзләрчә мең кеше җыелды.

Таһрир мәйданында дистәләрчә мең кеше Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкнең җомга ук китүен таләп итә.

Мисыр башкаласы Каһирәнең Таһрир мәйданында президент Хөсни Мөбәрәкнең вазифасыннан җомга көнне үк китүен таләп итеп дистәләрчә мең кеше җыелды.

Амр Мусса
Таһрир мәйданына Гарәп Лигасы генераль секретаре, Мисырның элекке тышкы эшләр министры Амр Мусса да килде.

Аңа кадәр ул Франция радиосына күчеш хөкүмәтендә эшләү яки президентлыкка намзәт булу мөмкинлеген кире какмавын әйткән иде.

Таһрир мәйданы тирәсендә Мөбәрәк тарафдарлары булуы хәбәр ителми.

Мөбәрәк атнакич АКШ телевидениесенә интервьюда хакимияттән китәргә әзер булуын, әмма моның илдә хаоска китерүеннән куркуын әйтте.

Каһирәдә Азатлык радиосының ике хәбәрчесе тоткарланды

Мисырда Азатлык радиосының ике хәбәрчесе тоткарланды. Британ ватандашлары Роберт Тайт белән Габделилә Нуайми Каһирә һава аланына килү белән үк тоткарланды.

Азатлык радиосы җитәкчелеге әлеге хәбәрчеләрне кичекмәстән азат итәргә өндәде.

Каһирәдә һөҗүмгә дучар булган журналистларның берсе җирдә ята

Бүген генә Мисыр хөкүмәте башлыгы армиягә чит ил журналистларына ярдәм итү эшен йөкләде һәм журналистлар эшчәнлегенә комачаулау тырышлыкларына киртә куярга кушты.

Бу турыда премьер-министр Әхмәт Шәфыйк белән сөйләшүдән соң хөкүмәт вәкиле Мәһди Ради белдерде.

Атнакич Каһирә үзәгендә Reuters хәбәр агентлыгы хезмәткәре һәм CNN телевидениесе хәбәрчеләре кыйналды, грек журналистына пычак белән кададылар.

New York Times һәм Washington Post газетлары хәбәрчеләре кыска вакытка тоткарланды, полиция аларның икесенә кунакханәдән чыгуны тыйды.

АКШ, Британия һәм башка илләр Мисырда хөкүмәткә каршы урам чараларын яктыртучы чит ил журналистларын куркыту тырышлыкларын хөкем итте.

Европа Берлеге Мисыр хөкүмәтен оппозиция белән диалогка чакыра

Европа Берлегенең тышкы сәясәт җитәкчесе Кэтрин Эштон Мисыр хакимиятләре белән оппозиция арасында кичекмәстән диалог башлау зарур диде.

Эштон моны Брюссельдәге Европа Берлеге саммитында катнашыр алдыннан әйтте.

Кэтрин Эштон Мисыр турында чыгыш ясый

"Мисыр халкы белән Мисыр хөкүмәте алга таба бергә атларга тиеш. Мисыр халкын берәр план булуына ышандыру зарур”, - диде Эштон.

Аның әйтүенчә, 27 илне туплаган Европа Берлеге Мисыр хөкүмәтеннән сәяси үзгәрешләр җәдвәле булдыруны көтә.

Эштон пәнҗешәмбе кичен Мисыр вице-президенты Гомәр Сөләйман белән телефон сөйләшүендә протест белдерүчеләргә каршы көч куллануның кабул ителмәслек гамәл булуын белдергән.

Хаменеи Мисырдагы хәлләрне "ислам күтәрелеше" дип атый

Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Гали Хаменеи гарәп илләрендәге урам җыеннарын 1979 елда Иранда булган инкыйлабны хәтерләтүче “ислам күтәрелеше” билгеләре дип бәяләде.

Аятулла Гали Хаменеинең җомга вәгазе

Тәһраннан телевидение аша күрсәтелгән җомга вәгазендә Хаменеи гарәп дөньясындагы, аның сүзләре белән әйткәндә, “ислам азат итү хәрәкәтен” хуплавын белдерде һәм Мисыр белән Тунис халкына дин тирәсендә тупланырга киңәш итте.

Хаменеи Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкне Израил һәм Кушма Штатлар ялчысы дип атады һәм Израилгә ишарәләп, Мисыр армиясен игътибарны “сионист дошманга” юнәлтергә чакырды.

Мисырда чуалышлар башланганнан бирле Иран аларны АКШ яклы шаһны бәреп төшергән һәм хакимияткә кадимче исламчыларны китергән Иран ислам инкыйлабының кабатлануы буларак сурәтләп килә.

Үрдүндә Мисырдагы протестчыларга теләктәшлек белдерелде

Үрдүн башкаласы Амманда бер меңләп кеше илдә реформалар үткәрү таләбе белән урам җыенына чыкты.

Аммандагы урам җыены

Чарада катнашучылар Каһирәнең Таһрир мәйданындагы җыенга теләктәшлек белдереп Үрдүн премьер-министры бинасыннан Мисыр илчелегенә кадәр урам йөрешенә кушылды.

Митингны Үрдүндәге “Мөселман кардәшлеге” хәрәкәтенең сәяси канаты булган Ислам гамәле фронты оештырды.

Атнакич Үрдүн патшасы Габдулла II Ислам гамәле фронты белән сөйләшүләр үткәрде һәм зур сәяси үзгәрешләр вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG