Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Пәрәмәч бәйрәме үтте


Икенче ел инде Мәскәүдә февраль аеның беренче якшәмбесендә Пәрәмәч бәйрәмен бәйрәм итәләр. Узган ел бәйрәм рәссам Әббәс Акмалетдинов тәкъдиме белән мәдәни үзәкнең китапханәсендә узган иде.

Шул вакытта бу бәйрәм ел саен узарга тиешле дип, аның көне дә билгеләнде. Гадәттә андый карарлар кабул ителсә дә, бер ел дәвамында алар онытыла. Шунысын әйтергә кирәк, бәйрәмне онытмаганнар, аны быел тагын да күләмле итеп, мәдәни үзәкнең тамаша залында уздырдылар. Быел инде пәрәмәч сүзе кайдан килеп чыкты икән дигән сораулар бирүче булмады. Чөнки аның “бәйрәм ашы” дигән төшенчәдән килеп чыкканлыгын бар кеше дә белә булып чыкты.

Быел да былтыргы кебек пәрәмәч, гомумән, татар халык ашларының тарихы турында шул ук Әббәс әфәнде тәфсилле мәгълүмат бирде. Быелгы очрашуда оештыручылар пәрәмәчкә кунакка килүчеләр дә бәйрәм итсен дип, тамаша залының уртасын буш калдырганнар. Чынлап та, биредә биюләргә дә җырларга да урын күп бирелде.

Щелково шәһәреннән Әлфия ханым күмәч эченә салып пәрәмәч пешергән һәм шул хакта шигырь дә язган. “Шатлык” фольклор, “Наян” җыр төркемнәре татар халык ашлары турында күп төрле җырларны яңгыратты. Бәйрәмдә шулай ук Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Зәмзәмия Сәхәбетдинова чәк-чәк, бәлеш, алма-баллар, хәтта бәрәңге турындагы җыр да башкардылар. Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге халык биюләре төркеме кунакларны биергә чакырды. “Китайгородская стена” дип аталган татар рестораны пешекчесе Алсу ханым үзе тәкъдим иткән татар халык ашларын ничек пешерү осталыкларына төшендерде.



Узган елгы кебек оештыру эшләрен һәм кичәне алып баруны китапханә мөдире Нурзидә Чанышева үз өстенә алган иде. Ул шулай ук Мәскәүнең татар бистәсендә яшәгән, хәзер инде мәрхүм булган Әминә Гобәйдуллина язып калдырган истәлекләр белән таныштырды.

Ул ханым Әсәдуллаев йортыннан ерак түгел сәүдәгәр Хөсәен Ерзин салган йортта туган һәм үскән. Бу йорт әле дә бар. Аның беренче катында почта урнашкан. Әминә ханым истәлекләреннән кечкенә генә бер өзек:

“Хәзер инде татар бистәсендә татарча сөйләшүләр ишетелми. Заманында, Зур һәм Кече Татар урамнарында, Толмачев тыкрыгында, Пятницкая урамында күпчелек татарлар тора иде. Руслар да безнең белән татарча сөйләшә иде, безнең җырларны җырлый иделәр. Алар да безнең пәрәмәчләрне бик яратып ашый иде. Ләкин без яшәгән коммуналкалардан халыкны тараттылар һәм күп кенә татарлар өчен кадерле нәрсәләр югалды. Шуларның берсе Әсәдуллаев йортындагы китапханә. Без кечкенә чакта булган ул китаплар юкка чыкты”, дип яза Әминә Гобәйдуллина.

Әминә ханым үзенең истәлекләрендә мәдәни үзәктән ерак булмаган тагын бер йортны искә алган. “Ул йортны 1915 елда икенче бер Ерзин, Әхмәт Ерзинның хатыны Фатыйха апа салган иде”, дип яза ул. Өй аның үзенеке булса да, совет заманы килгәч, Фатыйха ханымга коммунал фатирга әверелгән йортның бары тик бер генә бүлмәсендә яшәргә рөхсәт ителгән. “Шул ук йортта үзенең ире Мирсәет Солтангалиев белән Фатыйха апаның кызы Фатыйма да яшәгән иде”, дип яза Әминә Гобәйдуллина.

Шулай итеп, Пәрәмәч бәйрәме килгән халыкны Мәскәү татарларының ерак булмаган, тик онытыла барган тарихы белән дә таныштырып алды.

Тамаша тәмамлангач, бәйрәмгә килгән халык зур самавырдан пәрәмәч белән чәй дә эчте, аралашты. Бу бәйрәм киләсе елга да булса иде дигән теләкләр дә белдерелде.
XS
SM
MD
LG