Accessibility links

Кайнар хәбәр

Колесовлар гаиләсе бизнесларын үстермәкче


Анастасия Колесова "Деловой квартал" журналы тышлыгында

Матбугатта чыккан 26 яшьлек банк җитәкчесе Анастасия Колесованың әңгәмәсе Казан җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итте. Күпләрне бу гаиләнең алга таба эшлекле планнары һәм коррупция гаепләүләреннән котылу сере кызыксындырды


Казанда чыгучы “Деловой квартал” журналының тышлыгында “Татсоцбанк” җитәкчесе Анастасия Колесованың фотосурәте басылды һәм әлеге басмада аның белән зур әңгәмә урнаштырылды.

Колесовлар гаиләсе әлеге банкны 2010 елның җәендә сатып алган иде. 26 яшьлек Анастасия аның идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Ул вакытта “Элекон” корылышының элекке хуҗасы, Амур өлкәсенең элекке губернаторы Николай Колесовның кызы нинди булса аңлатмалар бирүдән баш тарткан иде. Хәзер ул яңа гына сатып алган банкны үстерү планнары һәм гаилә бизнесы турындагы сорауларга җавап бирде.

“Коммерсант” газеты язганча, “Элекон” ширкәте “Татсоцбанк”ның 99,94% хиссәсен шактый арзан бәягә – 300 миллион сумга Татарстанның резерв фондыннан сатып алган булган. Банк өлкәсе белгечләре бу бәяне кризис белән аңлатты, “глобаль төшенкелек булмаса, банклар алай арзан тормас иде”, диде алар.

Әлеге әңгәмәдә 26 яшьлек Анастасия Колесова банкны сатып алу тарихы һәм бизнесны үстерү планнары белән бүлешә.

“Банкны сатып алырга әти күптән теләгән иде, башта мин каршы килдем, соңыннан энем дә банк алу тәкъдимен хуплап чыкты, ахыр чиктә мин дә ризалаштым”, дип сөйли Анастасия.

Колесова банк акча эшләү өчен түгел, күбесенчә гаилә бизнесына хезмәт күрсәтү, үз акчаларын контрольдә тоту өчен кирәк иде, дип аңлата.

Матбугат язганча, бу гаилә кулында булган ширкәтләр төркеменә “Элекон” ширкәте, “Казан оптика-механик корылышы”, “Кан-АвтоВАЗ” ширкәтләре керә.

Банкка эш җитәрлек

Колесовларның банкны сатып алу хәбәрләре үткән җәйдә чыкты. Ә аңа кадәр Николай Колесовның “Ростехнологии” концернына караган “Радиоэлектрон технологияләр ширкәте” җитәкчесе булып эшли башлавы турында билгеле булды.

Әлеге ширкәт Татарстандагы банкротка чыккан 3 саклану корылышын берләштерә. 2010 елның март аенда федераль һәм Татарстан хакимиятләре имзалаган килешү нигезендә, шушы корылышлар яңартылырга, аларга 700 миллион сумлык ярдәм күрсәтелергә тиеш иде.

Шушы корылышлар да Колесовлар сатып алган банк аша эш итәргә мөмкин, дип фаразлады ул вакытта “Коммерсант” газеты.

Анастасия Колесованың әлеге әңгәмәсе ул җитәкләгән банкның саклану ширкәтләре белән эшләү турында бик зур планнар барлыгын раслый. Әмма “әлегә бу юнәлештә эшләр бик әкрен бара, “саклану өлкәсе” банк хезмәтләренең 5%ын гына алып тора”, дип хәбәр итә ул.

Колесова саклану ширкәтләреннән башка да, банкын эре һәм уңышлы финанс оешмага әверелдерү планнары турында белдерә. Шул ук әңгәмәдә ул әтисенең зур стратегик мәсьәләләрдә ярдәм итүен дә әйтеп китә.

Моңа кадәр матбугаттагы чыгышларында Николай Колесов үзенең банкын саклану ширкәтләренең яки казначалык системының рәсми банкына әйләндерү теләге хакында белдереп килде.

Колесовлар сәясәткә дә керде

Бу гаиләнең сәяси эшчәнлеге дә бик куәтле бара. Апалы-энеле Колесовлар икесе дә – депутатлар. Анастасия “Бердәм Русия” фиркасе исемлеге белән Татарстан Дәүләт Шурасына сайланды. Кече Колесов, Александр да, быел хакимият фиркасе исеменнән Казан Думасында депутат булды.

Гаилә башлыгы Николай Колесов Амур өлкәсе губернаторы булып алды. Аңа белдерелгән коррупция гаепләүләренә карамастан, ул мәхкәмә алдына басудан котылды.

Элекке губернатор югалып калмады

Николай Колесов
Ул Амур өлкәсе губернаторы вазифасыннан алынганнан соң да, югалып калмады. Алай гына да түгел дәрәҗәле урынга урнашты. Ул Мәскәүдә “Ростехнологии” концернына караган “Радиоэлектрон технологияләр ширкәте” ААҖен җитәкли башлады. Элекке җәнҗаллар да онытылды.

Соңгы арада Колесов ширкәтенең Татарстанның янгын сүндерү спорты үсеше өчен биш ел дәвамында 10 миллион сум акча биреп торуы турында хәбәрләр таралды.

Николай Колесов Казан шәһәренең элекке җитәкчесе Камил Исхаковның иң тугрылыклы тарафдарларның берсе итеп санала иде. Исхаков Ерак Көнчыгышка Русия президенты вәкиле итеп билгеләнгәч, аның артыннан киткән башка Казан түрәләренең язмышлары алай ук уңышлы булмады.

Колесов идарәсендә вице-губернатор булган Гүзәлия Минкинага аз гына эшләп алганнан соң, бик күп вакыт төрле мәхкәмә тикшерүләрендә аңлатмалар бирергә һәм гаепләүләргә каршы торырга туры килде.

Шулай итеп, Николай Колесов тирәсендә чыккан җәнҗалларга карамастан, бу гаиләнең кәефе төшмәгән. Алар алга таба да бизнесларын үстерү планнары турында белдерә.
XS
SM
MD
LG