Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман хокукларын чикләүгә каршы пикет үтте


11 февраль көнне Кирмән капкасы янында пикет үтте. Аның шигарләре мөселманнарны эзәрлекләүгә каршы эчтәлектә иде.

Каршылык белдерергә Нурулла мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин һәм шул мәчетнең 25ләп вәкиле килгән иде.

Каршылык чарасындагы халык “Какой сейчас год? 2011 или 1937?”, “Мы протестуем против незаконного вмешательства власти в дело мусульман”, “Ислам это не террор. Террор это не ислам”, “Власть! Остановите произвол и беззаконие против имамов!” дигән шигарләр белән чыккан иде.

Габдулла хәзрәт пикетның максаты турында болай диде:

“Бу халыкка, хөкүмәткә ирештерер өчен оештырылды. Без хөкүмәтнең мондый эшләреннән риза түгел”.

Биредә декабрь аенда Яңа Чишмә районында булган хәлләр искә төшерелде. 28 декабрь көнне Яңа Чишмә районының үзәк мәчете имамы Илдар хәзрәтнең өендә тентү үткәрелгән дип әйтелде. Имамның бөтен дини китаплары, аудио һәм видеоязмалары алынды, дип сөйләде Габдулла хәзрәт.

30 декабрь көнне шулай Яңа Чишмә районында, Зирекле авылының имамы Ильяс хәзрәтнең дә өендә тентү үткәрелде, дип хәбәр итте Габдулла хәзрәт.

Пикетка чыгучылар мөфтияттә булган хәлләргә, мөфтинең алышынуына да үз фикерен белдерде. Алар мөфти республика хакимияте басымы астында вазифасыннан китте дип саный.

XS
SM
MD
LG