Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия милли музеенда борынгы татар китаплары саклана


“Ялт-йолт” журналы
“Ялт-йолт” журналы

Удмуртия республикасының Милли музеенда гарәп хәрефләре белән татар телендә язылган китаплар саклана. Аларның иң борынгысы 1848 елга карый. Ул – гарәп имласы нигезендә татарча язылган Коръән тәфсире.

21 февраль бөтендөнья күләмендә туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Глобальләшү чорында халыкларның туган телләрен саклап калу – әлеге чараларның төп максаты. Туган телебезне саклап калуда безнең бабаларыбыз күп тырышлык күрсәткән. Шуның өчен язма чыганаклар булдырган. Республиканың Милли музеенда сакланган шундый китаплар белән безне музей хезмәткәре Резедә Әхмәтвәлиева таныштырды.

Резедә Әхмәтвәлиева
Милли музейның язма чыганаклар бүлегендәге сирәк китапларны махсус пакетларда саклыйлар. Борынгы китапларны саклау өчен бүлмәләрдә махсус температура һәм дымлылык булдырылган. Бу китапларны Резедә Әхмәтвәливага бүлек хезмәткәре китерде, пакетлардан зур саклык белән үзе алып өстәлгә тезде.

Татар телендәге иң борынгы кулъязма китаплар XVII-XVIII гасырларга туры килә. “Азатлык” хәбәрчесе игътибарына тәкъдим ителгән китапларның иң борынгысы 1843 елда Казан университетында басылган. Ул Коръән тәфсире китабы. Китаплар гарәп графикасы нигезендә татар телендә язылган.

Музейның язма чыганаклар бүлегендәге китапларның барысы да типографиядә нәшер ителгән. Алар төрле тармакларга карый. “Табиб киңәшләре” китабы гарәп хәрефләре белән татарча язылган. “Әмма гаҗәеп хәл, терминнар рус телендә язылган”, ди Резедә Әхмәтвәлиева.

Урманнар турындагы китап
Татарлар төш юрау өчен дә язма чыганаклар булдырган. Әлеге китап таушалып беткән. Дөресрәге, бу китапның бер өлеше генә. Димәк, кешеләр аның белән еш кулланган.

Шулай ук урманнар турында да китап кызыклы. Ул XIX гасырда нәшер ителгән. Таблица агачлар, яфраклар, чәчкәләр рәсемнәре белән бирелгән.

Кызыклы басмалар арасында “Ялт-йолт” журналы. Ул Казанда нәшер ителгән. Бу әдәби һәм сәяси басма. “Журналда вакыйгалар, татарлар тормышы чагылыш тапкан. Шул ук вакытта мәкаләләр сатира алымнарын кулланып язылган”, дип аңлатты Резедә Әхмәтвәлива.

Тәкъбирнамә китабы
Музейда сирәк китаплар арасында кызыклы дәреслекләр дә саклана. Мәдрәсәләрдә шушы китаплар нигезендә физика фәнен укытканнар. Шулай ук химия дәреслеге дә бар. Тагын бер китап игътибарны җәлеп итте – ул математика һәм алгебра дәреслеге. Анда китерелгән таблицадан шул күренә: XVIII-XIX гасырларда мәдрәсәләрдә хәтта саннарны да гарәп графикасы нигезендә өйрәткәннәр.

Гарәп графикасы белән нәшер ителгән китапларны музейга китереп торалар икән. Әлеге китапларның күбесен милли хәрәкәт вәкиле Фәнүс Газизуллинга милләттәшләребез китергән. Ул аларны музейга биргән.

"Табиб киңәшләре" китабы
XS
SM
MD
LG