Иран хакимияте якын тирәдә ике Германия журналистын азат итәчәк. Алар узган елның октябрендә кулга алынган иде. ISNA агентлыгы мәхкәмәгә сылтама биреп, журналистларның 20 айлык төрмә җәзасы карары 50 мең доллар штрафка үзгәртелүен хәбәр итә.
Bild am Sonntag газетасы хезмәткәрләре иренә хыянәт өчен үлем җәзасына хөкем ителгән Сәкинә Аштианиның улы һәм адвокатыннан әңгәмә алганда тоткарланды.
Иранга турист визасы белән килгән журналистларны эшчәнлек алып бару өчен тиешле документлары булмауда гаепләделәр.