Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Владикавказда ашыгыч киңәшмә үткәрде


Русия президенты Медведев Владикавказга килеп террорга каршы комитетның ашыгыч киңәшмәсен үткәрде.

Кабарда-Балкардагы хәлләргә багышланган әлеге киңәшмәдә Медведев махсус хезмәтләр террорчылар урнашкан урыннарга беренче булып һөҗүм итәргә, губернаторлар төбәктәге иминлекне күзәтергә тиеш, дип белдерде. Төбәктәге милиция хезмәткәрләренең санын киметмәскә вәгъдә итте.

Соңгы берничә көн эчендә әлеге республикада берничә җинаять булды.

Узган җомгада Мәскәүдән Эльбрус янындагы тау чаңгысы курортына килгән туристларга билгесез кешеләр һөҗүм итте. Өч кеше һәлак булды, икәү яраланды. Бер көннән соң республикада канат юл шартлатылды. Зыян күрүчеләр булмады. Якшәмбегә каршы төндә Терскол авылы янында 3 шартлаткыч зарарсызландырылды.
XS
SM
MD
LG