Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кара диңгез буендагы «Патриарх җәйлеге» серләре


"Патриарх җәйлеге" дип аталган шушы бина шикләр уята
"Патриарх җәйлеге" дип аталган шушы бина шикләр уята

Кара диңгез буенда төзелүче «Патриарх җәйлеге (дачасы)» өч метрлы коймалар белән уратып алынган. Аннан ерак түгел генә Путин сарае төзелә. Шулар сүрәтендә Кремльнең коррупциягә каршы көрәшү турындагы сүзләренә инде торган саен азрак кеше ышана.

Русия экологлары Краснодар краеның Кара диңгез яры буенда төзелүче зур сарайны Русия православ чиркәве өчен дип саный. Алар төшергән фотолардан күренгәнчә, «Патриарх җәйлеге» дип аталган корылманың төзелеше инде ахырына якынлаша. Шактый үзенчәлекле бу бина бер караганда зур зиннәтле сарайны, икенче караганда чиркәүне хәтерләтә. Аның кечкенә генә кызыл гөмбәзе дә бар.

Рәсми рәвештә «рухи һәм мәдәни үзәк» дип аталган әлеге корылма, чынлыкта Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның ял урыны булачак дип белдерә экологлар. Урыс чиркәве патриархының муллык яратуы инде күпләргә мәгълүм. Аның алтыннан һәм затлы ташлардан ясалган 30 мең евролык кул сәгате тагып йөрүен шактый гына чит ил басмалары язып чыккан иде.

Менә хәзер инде Кирилл үзенә зиннәтле сарай төзетә. «Патриарх җәйлеге» дип аталган бу утар Русия премьер-министры Владимир Путинныкыннан әлләни ерак урнашмаган. Хөкүмәт рәисенә дигән берничә миллиард долларлык сарайның фотосы шулай ук интернет сәхифәләрдә дә урын алды.

Путин сарае

Экологлар хакимиятнең азуына каршы көрәшен туктатмый


Узган атнада Төньяк Кавказдагы экология оешмасы вәкилләре «Патриарх җәйлеге» сарае урнашкан Краснодар краеның Дивноморское авылы янына барды. Төркем вәкилләренең берсе Дмитрий Шевченко анда Кызыл китапка кертелгән шактый гына нарат агачларының юк ителүен әйтә. Патриарх утары Дәүләт урман фонды җирлегендә төзелгән.

«Канун нигезендә бу агачларны кисәргә ярамый. Аның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Бары тик инде ниндидер зур ихтыяҗ туганда гына бу рөхсәт ителә. Патриарх утарын төзү бу өлкәгә карамый кебек. Әмма анда күргән әйберләр безне шаккатырды. Беренчедән, ул зур җирлек өч метрлы койма белән тотып алынган. Анда бер 10 гектар мәйдан бардыр», ди ул.

Шевченко сүзләренчә, әлеге ярымсарай-ярымчиркәүне Русия президенты идарәсе төзетә. Экологлар бу бина янына үткәч, аннан урысча вата-җимерә сөйләүче бер кеше чыгып, аларны куарга тотынган. Ул моның шәхси кешегә карый торган җир булуын искәрткән. Экологлар әлеге кешенең бу корылманы төзегән урыс-серб ширкәте хезмәткәре булу мөмкинлеген әйтә. Чөнки президент идарәсе өчен «Патриарх җәйлеге»н нәкъ алар төзи икән.

"Патриарх җәйлеге"н төзү өчен Кызыл китапка кертелгән наратлар юк ителгән
Төньяк Кавказдагы экологларның тагын берсе Андрей Рудомаха әйтүенчә, алар инде бу төзелешкә каршы көрәшне 2008 елдан ук алып бара һәм төрле хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итеп караганнар.

«Моңа барысы да күз йома. Хәтта анда Кызыл китапка кертелгән агачлар бөтенләй үсмәгән дигән сүз чыкты. Бу шул Прасковеевкадагы - Путин, Утришедагы - хөкүмәт җәйлеге кебек инде. Әлеге корылмаларга карата дәүләт контроле алып барылмый. Ул инде контрольдән чыгарылган», ди ул.

Кремль төзелешләрен тикшерү бик авыр

Дәүләт урман фонды җирлегендә серле VIP-объекты төзелүен Краснодар краендагы Русия табигатен күзәтү идарәсе дә раслаган. Ләкин аның төзелешен туктату өчен бернинди чаралар күрмәгән.

Путин сараендагы бүлмә
Кремль бу сүзләргә карата бернинди аңлатма бирми. Элегрәк президент идарәсе әлеге төзелешкә ниндидер катнашы булуны инкарь итеп килде. Русиядәге "Гринпис" программалары җитәкчесе Иван Блоков әйтүенчә, Кремль структуралары алып барган төзелешләргә каршы көрәш шактый катлаулы.

“Бу чыннан да эшне бик катлауландыра. Шуңа күрә дәүләт оешмаларның моңа карата ниндидер чаралар күрүенә күпме вакыт китәчәген мин белмим. Бәлки ул берничә ай, ә бәлкем берничә ел булыр. Эш мәхкәмәгә, хәтта Европа мәхкәмәсенә дә барып җитәргә мөмкин. Әмма барыбер чаралар күрергә була дип саныйм һәм ул һичшиксез күреләчәк”, ди ул.

Әлеге төзелешләрне чагылдыручы фотолар Русия президенты Дмитрий Медведевның коррупциягә каршы көрәшне кырыслату хакындагы белдерүләре вакытында пәйдә булды. Ләкин Путин белән Кирилл өчен төзелеп яткан биналарның фотоларын күргәннән соң, бу купшы сүзләргә ышану торган саен авырая бара.
XS
SM
MD
LG