Accessibility links

Кайнар хәбәр

Румыния татарларының ана теле сәясәте


Гөстәнҗәдә (Констанца) Төрек-татар фестивалендә румын татарлары яшьләре чыгыш ясый, 2008 ел
Гөстәнҗәдә (Констанца) Төрек-татар фестивалендә румын татарлары яшьләре чыгыш ясый, 2008 ел

Ана телен өйрәнгәндә Төркиядән Советлар йогынтысына күчәргә мәҗбүр ителгән кырымтатарлары бүген Кырымнан ярдәм көтә.

Бу атнада халыкара туган тел көне билгеләнде. Румыниядәге 40 меңләп татарның үз ана телен мәктәпләргә өйрәнү хокукы бар. 1990нчы елларда Румыния парламентындагы бердәнбер кырымтатар депутаты Тасин Җәмил мәгариф канунына өстәмә кертеп, милли азчылыкларның үз телләрен дәүләт мәктәпләрендә укыту хокукын алуга иреште.

Румыния татарларының ана телен өйрәнү тарихы сикелтәле. Элекке заманнарда татар теле урынына төрек теле укытылган. Совет чорында румын хакимиятләре НАТОга кергән Төркия белән татарларның барлык элемтәләрен тыйган. Татар теле дәреслекләре һәм укытучылары Татарстаннан китерелә башлаган. Шул чорларда румын татарлары Казанга барып белем ала башлаган. Румыниянең үзендә исә татарлар латиннан кирил әлифбасына күчәргә тиеш булган. Румыния татарлары моның белән килешмичә, үз әлифбаларын да төзегән.

Румыния татарларының милли мәгариф тарихы һәм бүгенгесе турында элекке депутат, Румыниянең Азәрбайҗан һәм Төркмәнстандагы элекке илчесе, профессор Тасин Җәмил белән әңгәмәне Азатлыкның җомга һәм шимбә (25-26 февраль) тапшыруларында тыңлагыз!

Румыния татары, профессор Тасин Җәмил белән әңгәмә (1)
Румыния татары профессор Тасин Җәмил белән әңгәмә (1)
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:52 0:00
йөкләү


Румыния татары, профессор Тасин Җәмил белән әңгәмә (2)
Румыния татары профессор Тасин Җәмил белән әңгәмә (2)
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:03 0:00
йөкләү


.
XS
SM
MD
LG