Accessibility links

Дәүләт Шурасы ришвәтчелек хисабы белән таныша


Дәүләт Шурасы утырышының ачылышы, 24 февраль 2011 ел.
Дәүләт Шурасы утырышының ачылышы, 24 февраль 2011 ел.

Дәүләт Шурасының 24 февраль утырышы Хисап пулатының 2010 елдагы эш нәтиҗәләрен дә карады. Әлеге хисапның эчтәлеге белән "Азатлык" укучылары да таныша ала.

Хисап пулатының ел йомгаклары парламент утырышының көн тәртибенә 27нче мәсьәлә итеп кертелгән. Аның эчтәлеге пулатның интернет-сәхифәсендә һәм күптән түгел булган парламент комитетлары утырышларында тәкъдим ителгән иде инде.

Кайбер тикшерүләр Дәүләт Шурасы соравы белән дә үткәрелгән булган. Аларның йомгаклары белән пулат рәисе урынбасары Альберт Вәлиев таныштырган иде. Аның әйтүенә караганда, дистәләрчә тикшерү үткәргәннән соң, 2010 елда казнадагы 3 миллиардка якын сумның язмышы тикшерүчеләрдә сораулар тудырган.

Социаль торак програмы явыз максатларда кулланылган

Дәүләт Шурасы кушуы белән Хисап пулаты 2008-2010 елларда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә бүленгән казна акчаларын тотуны тикшергән. Республика бюджетыннан бу програмга 650 миллион тирәсе сум бирелгән булган. Барлыгы бу програмга 1 миллиардка якын сум тотылган.

2010 елда торак мәсьәләсен хәл итү өчен чиратта 10 меңнән артык кеше торган, шулардан бары 2 мең ярым тирәсе генә гаилә дәүләттән ярдәм ала алган.

Комитет утырышында Хисап пулаты җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиев бер депутатның соравына җавап биргәндә: “Әлеге програм елына 18-19% кешегә ярдәм күрсәтте, әмма програм үтәлешендә җитешсезлекләр ачыкланды”, дип хәбәр итте.

Нинди җитешсезлекләр дип төпченә башлагач, Хисап пулаты вәкиле "кайбер кешеләр торакка мохтаҗ булмаса да, барыбер әлеге програмга кертелгән булган", диде. Шулай ук инде акчалар түләнеп бетсә дә, яшь гаиләләрнең фатирларын бик озак вакыт ала алмаулары ачыкланган.

Бүленгән акчаның файдасы булганмы?

Үткән елда хисапчылар авыл хуҗалыгы министрлыгында мелиорациягә бирелгән акчаның язмышы белән дә кызыксынган. Әйтик, җирләрне суландыру өчен 2007-2009 елларда 200дән артык миллион сум бүленгән булган.

Тикшерүчеләр 17 миллион сумлык төрле җитешсезлек, кагыйдә бозу очракларын ачыклаган. Алай гына да түгел - министрлыкның акчаларны куллануы нәтиҗәсез булган, башкарылган эшләрнең бәясе арттырылып күрсәтелгән, диелә пулатның хисабында.

Мелиорация эшләре, эшкәртелгән җирләр күләме, алынган техника саны кимеп барган, ә бу максатка бүленгән акчалар елдан-ел артып кына килгән. Кайбер хуҗалыклар булган техниканы да кулланмый икән.

Әйтик, Балтач районының “Дуслык” хуҗалыгы 2009 елда суландыру өчен ике берәмлек техника алган булган. Әмма алар кулланылмый яткан һәм суландыру җиһазлары куелган җир бөтенләй чәчелмәгән булган, диелә Татарстан Хисап пулатының тикшерү кәгазьләрендә.

Янгында да акча эшләп була

Мәгариф оешмаларында да финанс яктан җитешсезлекләр табылган. Биредә беренче чиратта дәүләт структураларының үзенә маллар алганда арттырып түләү күзгә чагыла.

Мәсәлән, мәгариф оешмаларында янгыннан саклану програмнарының үтәлеше тикшерелгән. Янгыннан саклау системнарын урнаштыру өчен бәйгегә чыгарылган тәкъдимнәрнең бәяләре нык кына арттырылган булган. Нәтиҗәдә шушы дәүләт оешмасы үз контрактларын төзегәндә бик югары бәя түләгән.

Янгыннан саклану системнарын карап тору өчен үткән бәйгедә дә шактый акча эшләүчеләр бар. Мәгариф һәм фән министрлыгы имзалаган килешүләр һәм мәгариф оешмалары үзләре сөйләшкән хак белән чагыштырсак, аерма 170% булачак, диелә Хисап пулатының 2010 ел йомгаклары турындагы рәсми документта.

Яшь кадрлар әзерләү програмы аша чит илгә пенсионер җибәрелгән

Социаль-мәдәни проектлар өчен грантлар бирү тәртибе дә шактый сораулар тудырган. Хисап пулаты тикшерүчеләре бу өлкәдә дә шактый җитешсезлек тапкан. Мәсәлән, Татарстан өчен заманча кадрлар әзерләү, Русия һәм чит илләрдә белемнәрне арттыру програмы кысаларында яшь белгеч урынына укуга пенсионер җибәрелгән!

Бюдҗет акчасын туздыруның тагын бер ысулы - грант итеп бирелгән акчаны бүлмәләр арендасын түләүгә күчерелә баруы. Алай гына да түгел, бәя базар бәясеннән ике тапкырга диярлек арттырылган булган. Шулай ук грант акчаларын башкарылмаган төзелеш эшләренә күчерү очраклары ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп шелтәләр мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт һәм мәшгульлек, социаль яклау, яшьләр, спорт һәм туризм министрлыкларына җибәрелгән.

Тендерлар вакытында "югалган" миллионнар

Миллионнар ашаган "Кәҗә бистәсе" тукталышы

Хисап пулаты тапкан җитешсезлекләрнең күбесе дәүләт биреме (заказы) өчен уздырылган бәйгеләр вакытында ачыклана. Әйтик, Казан метросын төзүче оешмага 200ләп төрле җиһаз алуга дәүләттән 80 миллион сум бирелгән булган.

Бәйге игълан ителгән, нәтиҗәдә шул ук акчага бары тик 94 җиһаз гына алуга килешү төзелгән. Ә чынлыкта метро төзелешенә 52 миллионга 74 җиһаз китерелгән. 28 миллион сумның кайларга китүе билгеле түгел.

Башка бәйгеләрдә дә акчалар шуңа охшаган тәртиптә югала бара. Тендерларга бәйле дәгъваларны Хисап пулаты тикшерүчеләре экология, урман хуҗалыклары министрлыкларына да белдергән.

Хисап пулатының 2010 ел йомгаклары турындагы рәсми документында республика районнары турында да күп мәгълүмат китерелә. Җирле идарәләрдә дәүләт милкен эшмәкәрләргә бушлай файдалануга тапшыру, җирне арзанрак бәядән сатып җибәрү, акчаларны тиешле максатларда кулланмау очраклары табылган.

Кырын эшләр өчен җаваплылык булырмы?

Дәүләт Шурасы комитетлары утырышында чыгыш ясаганда Хисап пулаты җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиев дәүләт биремнәре белән бик күп канун бозулар, алдашу, акча үзләштерү өчен юллар ачылуын таный. Бу канунга мөнәсәбәтен сораганда ул: “Проблемнар бар, әмма бу хакта федераль дәрәҗәдә дә сөйләшүләр бара. Мәсьәлә хәл ителәчәк дип ышанам", диде.

Аның фикеренчә, тендерларны электрон форматка күчереп бетергәннән соң, дәүләт ихтыяҗы өчен оештырылган бәйгеләр үтә күренмәле булачак. Альберт Вәлиев, бу ысул төрле хәрәмләшүләрдән коткарачак, дип саный.

Депутатлар, шушы фаш ителгән бозыклыклар өчен конкрет кемнең җавапка тартылуы, җәза алу-алмавы белән кызыксынды. Хисап пулаты җитәкчесе исә, барлык тикшерү нәтиҗәләре прокуратурага җибәрелә дигән җавап белән генә чикләнде.

XS
SM
MD
LG