Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Артур Иделбаев тоткарланды


Артур Иделбаев
Артур Иделбаев

Башкорт яшьләре иттифагын оештыручыларның берсе, аның элекке рәисе Артур Иделбаевны хокук саклау оешмалары 24 февраль кичен тоткарлаган. Тәүге хәбәрләргә караганда, әлегә аны 48 сәгатькә тикшерү бүлегенә япканнар.

Артур Иделбаевка карата былтыр ике җинаять эше ачылган иде. Аның берсе журналистларны кыйнауга бәйле булса, икенчесе - Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чаралары идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән чагындагы финанс мутлыклар өчен дип белдерелде.

Шушы җинаять эшләре әлегә кадәр ни ябылмады, ни берәр нәтиҗәгә килмәде. Иделбаевны тоткарлау да шуларны инде хәзер яңадан торгызу ишарәсе була ала. Идарә башлыгы урынбасары вазыйфасыннан алынганнан соң, Артур Иделбаев янә дә үзе оештырган “Атна” нәшрият йорты директоры эшенә кайткан иде.

Башкорт яшьләре иттифагы Артур Иделбаевны кулга алуга кискен ризасызлык белдереп махсус мөрәҗәгать әзерләде. Оешма үзенең ветеран җитәкчесен тоткарлауны канунга сыймый дип бәяли, хәзерге вакытта ул югары кан басымыннан интегә, андый чакта кешене тоткарлау дөрес түгел дип белдерә.

"Моның төп сәбәбе - Иделбаевның әвзем иҗтимагый фикерләвендә ята, ул Башкорт корылтаеның хәзерге җитәкчесе Илгиз Солтанморатов эшеннән канәгать түгел иде һәм демократик тәртип кысаларында аның урынына яңа берәүне сайлауны яклап чыкты. Ләкин Башкортстанның хәзерге хөкүмәте теләсә нинди чараларга барып бу урында Солтанморатовны калдырырга тели", диелә Башкорт яшьләре иттифагы мөрәҗәгатендә, Артур Иделбаевны тоткарлау артында нәкъ менә хакимиятнең шушы уеннары ятуына ишарә итеп.

Артур Иделбаев (уртада) Башкорт яшьләре иттифагы үткәргән җәйләүләрнең берсендә
Башкорт җәмәгатьчелегенең февраль башында узган һәм шактый кызу үткән җыенында Иделбаев чыннан да Корылтай башкарма комитетының хәзерге җитәкчелеген кискен тәнкыйтьләп чыккан иде. Шунда ук чираттан тыш Корылтай җыю, башкорт милли хәрәкәте эшен радикалләштерү таләпләре дә яңгырады. Иделбаев - башкорт милли хәрәкәтенең радикал канаты вәкиле, ул һәм аның фикердәшләре президент Хәкимов башлаган үзгәрешләрне башкорт милли мәнфәгатьләренә каршы килә дип исәпли.

Бу шимбәдә Уфада Башкорт корылтае башкарма комитетының тагын бер җыены үтәргә тиеш, анда исә кайбер әгъзалар әлеге рәис Илгиз Солтанморатовка ышанмауларын белдереп, аның урынына башка бер җитәкче сайларга тырышачак дигән хәбәрләр булды. Яңа рәис итеп нәкъ менә Артур Иделбаевның да тәкъдим ителүе мөмкин иде.

Иделбаевны яклап Башкорт яшьләре иттифагы төрле чараларга керешәчәген белдерә. Бу чаралар пикетлар оештыру һәм ачлык игълан итүләрне дә үз эченә алырга мөмкин, дип әйтелә мөрәҗәгатьтә.

Җинаять эшләрен тикшерү баруы сәбәпле, хокук саклау оешмалары Артур Иделбаев Уфадан читкә китмәскә тиеш дигән таләп куйган иде. Күптән түгел Артур Иделбаевка карата тагын да яңа җинаять эшләре ачылачагы хакында әйтелде. Бу юлы җинаять эшенең ачылуы “Атна” нәшрият йортының кайбер ширкәтләргә бурычларын кайтармавына бәйле, дип белдерелде. Артур Иделбаев исә былтыр октябрь аенда ук “Атна” нәшрият йорты бөлгенлеккә чыкты һәм мин җитәкчелектән киттем дип әйтә.

Мәхкәмәгә чакыру башкорт милли хәрәкәте әйдаманнарының тагын берсе, журналист Айрат Дилмөхәмәтовка да җибәрелгән. Аңа “экстремист белдерүләр” ясау гаебе тагылган иде. Айрат Дилмөхәмәтовка каршы ачылган җинаять эшләрен карау инде берничә ел дәвам итә. Моңа кадәр ул күпмедер вакыт тикшерү зинданында да утырып чыкты.
XS
SM
MD
LG