Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурулла мәчете мөфтилеккә 14 намзәт чыгарды


Нурулла мәчете
Нурулла мәчете

Җомга көнне Нурулла мәчете мәхәлләсе Татарстан мөфтие итеп сайланырлык 14 намзәт тәкъдим итте. Алар арасында республиканың беренче мөфтие Габдулла Галиуллин, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама имамнары да бар.


25 гыйнварда Казанның Нурулла мәчетендә мәхәллә җыены узды. Анда Татарстан мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйгага - яңа мөфтине сайлауга әзерлек мәсьәләсе каралды һәм мөфти булырга лаеклы кешеләр исемлеге игълан ителде.

Диния нәзарәте нигезнамәсенә күрә, мөфтилеккә тәкъдим ителгән имамнар дини белемле, кимендә биш ел буена мәчеттә имам вазифасын башкарган булырга тиеш.

Нурулла мәчетенә җыелган халык Татарстан мөфтие булып сайлана алырлык 14 намзәт тәкъдим итә. Мәчетнең имам-хатыйбы, үзе мөфтилеккә намзәт булган Габдулла хәзрәт Галиуллин сүзләренчә, кандидатлар халык ихтыяры белән сайланган. Дөрес, алар намзәтлектән баш та тарта ала. Шулай да 14 намзәтнең күпчелеге мөфти булып сайланырга риза икән.

Нурулла мәхәлләсе Чаллыдан Идрис Галәветдинны, Түбән Камадан Йосыф Дәүләтшинне, Яшел Үзәннән Габделхәмид Зиннәтуллинны, Теләчедән Фидаил Җаруллаһны, Әлмәттән Наил Сәхибҗановны тәкъдим иткән.

Казан имамнары арасыннан Рамил Юныс, Камил Бикчәнтәй, Рөстәм Зиннуров, Габдулла Галиуллин, Зөфәр Галиуллин, Шәүкәт Әбүбәкер, Рәис Мөбәрәкшин, Рөстәм Сафиуллин, Миңнулла Арслановлар мөфти урынына лаеклы дип табылган.

13 ел дәвамында Татарстан мөфтие булып торган Госман Исхакый урыныннан китүен 13 гыйнварьда белдергән иде. Яңа мөфтине сайлау Татарстан Диния нәзарәтенең гадәттән тыш корылтаенда, 13 апрельгә кадәр узарга тиеш.
XS
SM
MD
LG