Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Полиция дәүләте булмаска тиеш” дип аталган урам җыены үтте


Пушкин мәйданындагы митингка 100 ләп кеше җыелган иде. Анда Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм премьер-министр Владимир Путинның вазыйфаларыннан китүен таләп иткән шигарьләр яңгырады.

Оппозициядәге “Солидарность” активистлары театрлаштырылган чыгыш күрсәтте. Алар полиция дәүләтне режимының ничек җимерелүен һәм демократик җәмгыятьнең җиңүен тасвирлап күрсәтте, дип хәбәр итә “Каспаров.ru” интернет сәхифәсе.

Бу чараны оештыручылар 1 марттан көчкә керүче “Полиция турындагы” канунга каршылык белдерде. Оппозиция фикеренчә, яңа канунда полициянең хокуклары кирәгеннән артык киңәйгән.
XS
SM
MD
LG