Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльвира Хамматова: “Яңа хитлар булачак әле!”


Эльвира Хамматова
Эльвира Хамматова

Җырчы Эльвира Хамматова районнарда концертлар куярга җыена. Бүген ул, күпчелек вакытымны иҗатка һәм гаиләмә багышларга телим, ди.


Узган ел Хамматова “Татар җыры-2010” бәйгесе җиңүчеләренең берсе була, 2нче Алтын барс сыны белән бүләкләнә.

Эльвира Чулман елгасы ярыннан


Эльвира Хамматова 1985 елның 2 апрелендә Балык Бистәсе район үзәгендә туа. 2002-2008 елларда Казан дәүләт технология университетында укый. 2009 елдан 2010га кадәр Буа сатира театрында идарәче була, ләкин шушы көннәрдә генә ул әлеге эшен туктатып тора. 2010 елның азагында кияүгә чыга. Ире Альберт Гайнуллин тәкъдимен Кол Шәриф мәчетендә ясый.

Балачакта еласа, үсә төшкәч җырлый башлый

Эльвира 1998 елда “Йолдыз һәм йолдызчыклар”, 1999 да “Сандугач керде күңелгә”, 2008 елда “Бирегез мәйдан” бәйгеләрендә катнаша.
2004 елда “Барс Медиа” ширкәте оештырган “Йолдызлар фабрикасы”на килү аңа татар шоу-бизнесына юл ача. Халыкка таныткан җырым дип “Яшьли сөйгән ярым”ны атый ул.
XS
SM
MD
LG