Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Туган тел көне үтте


«Өмет» студиясе балалары
«Өмет» студиясе балалары

Халыкара Туган тел көне Омскида 13нче гомуми белем мәктәбендә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Өмет” балалар студиясендә билгеләнде.

Атнага бер тапкыр татар теле дәресләренә, җыр-бию өйрәнергә йөрүче «Өмет» студиясе балаларының чираттагы дәресләре Туган тел көненә багышланды.

Дөрес, “Дуслык йорты”нда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара үткәрелү сәбәпле, «Өмет» студиясендә Туган тел көне бер атнага кичектерелеп бәйрәм ителде.

Мәктәп мөдире Марта Павлова
«Өмет» студиясенең татар теле укытучысы Нурия Кучукова дәресне татар теле турында шигырьләр белән башлап җибәрде. Бер уңайдан Нурия ханым балаларга сөекле шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә 2011 елның Тукай елы итеп игълан ителүе хакында белдерде.

Балалар тырышып шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, күмәкләп туган тел турында җыр башкардылар.

Туган тел көненә багышланган дәрес баларның әти-әниләре әзерләгән чәй өстәле артында тәмамланды.

Омскиның “Төрле мәдәниятләр диалогы” дип аталган 13нче гомуми белем мәктәбендә исә Халыкара Туган тел көнен туган тел турында иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе оештырып билгеләделәр, укучылар анкет кагазьләре дә тутырдылар.

Татар теле укытучысы Зөһрә Зәйнетдинова
“Укучылар туган телләрен беләләрме, өйрәнү кирәкме туган телне дигән сорауларга җаваплар бирделәр, балаларның күпчелегенең өйдә туган телләрендә сөйләшүләре ачыкланды, мәктәпнең туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауда ярдәм итүе ата-аналарны канәгатьләндерә,” ди мәктәп мөдире Марта Павлова.

13нче мәктәпнең уку-укыту програмы турында берникадәр сөйләп китү дә урынлы булыр. Бу мәктәптә аеруча күп төрле милләт балалары укый. “Бүгенге көндә гомуми белем мәктәпләре киләчәктә эшләп калу юлларын үзләре эзли, үсеш програмын төзи”, ди 13нче мәктәптә эшләүче укытучы Зөһрә Зәйнетдинова.

Мәктәптә балалар атнаның 5 көнендә гомуми програм буенча шөгыльләнәләр, алтынчы көнне төрле түгәрәкләрдә мәшгульләр.

Зөһрә ханым үзе татар теле түгәрәген алып бара. “Мин үзем дә татар телен балалар белән бергәләп өйрәнәм, чөнки рус мохитендә үстем, мәктәптә русча укыдым.Татар теле түгәрәгенә балалар бик теләп йөриләр, дәресләрдә татарча шигырьләр өйрәнәләр, җөмләләр төзиләр, рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итәләр”, ди ул.

Татар теле түгәрәгендә җәмгысы 15 бала шөгыльләнә, аларның күпчелеге катнаш гаиләләрдән икән.

“Әлбәттә, атналык дәресләргә генә йөреп, балалар сөйләшергә яхшылап өйрәнә алмыйлар, әмма татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, танылган шәхесләре белән танышалар, башка милләтләр мәдәниятен дә өйрәнәләр”, ди Зөһрә Зәйнетдинова.
Туган тел көнендә
XS
SM
MD
LG