Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Азәрбәйҗан һәм Болгарстанга даими очышлар көтелә


Татарстан һава юллары ширкәте Азәрбәйҗан һәм Болгарстанга даими очышлар өчен рөхсәт алды.

Бу илләргә очкычлар атнасына ике мәртәбә очачак.

Бакуга очышлар Бигеш һава аланыннан булачак.

Казан һава аланыннан Болгарстанга очучы очкычлар башкала Софиадан 130-лап чакрым көньяк-көнчыгыштагы Пловдив шәһәренә төшәчәк.

Әлегә Татарстан һава юллары бары Истанбул һәм Прагага гына даими халыкара очышлар оештыра иде.
XS
SM
MD
LG