Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер фаҗигасен тикшерү дәвам итә


 Гаделлек таләп иткән пикет(Архив фотосы)
Гаделлек таләп иткән пикет(Архив фотосы)

Федераль хөкемдар Валерий Сасны җавапка тартуда Сембердәге тырышлыклар уңай нәтиҗә биргән.

Сасның Идел аша күпердә исерек көе авария ясавы һәм корбаннар туганнарының җинаять эшен кузгату тырышлыклары турында “Азатлык” аша хәбәрләр булган иде. Ниһаять, Сасны Щелково шәһәре хөкемдары вазифасыннан азат итү һәм дисциплинар җаваплылыкка тарту турында хәбәр килеп төште.

Иң мөһим сорау менә нинди иде: аны куарлармы, әллә ул үз теләге белән китәрме? Әгәр үз теләге белән китсә, аның бөтен өстенлекләре саклана. Урыныннан алсалар, барча ташламалары да югала. Эш икенче юнәлешне алган: Щелково мәхкәмәсе аны “вакытыннан алда вазифаларыннан азат итәргә” дигән карар чыгарган. Сасның үз гаризасында да шул ук җөмлә бар ди. Тик “вакытыннан алда” дигән сүзе генә юк икән.

Һәлак булган Илназ Ильясов һәм Лилия Айзатулловаларның туганнары Сасның өстенлекләрдән колак кагуы – аны мәхкәмәгә бирү мөмкинлеген ачыр дип өметләнә.

Русия тикшерү идарәсе өлкә бүлекчәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Сорокин әйтүенчә, Хөкемдарлар коллегиясе тикшерүгә җәлеп ителә алмый – бары тик җавапка тарту тәртибенә генә тәэсир итә ала.

Тикшерү эшләрен җитәкләү иң тәҗрибәле тикшерүчегә тапшырылган. Сасның аракы эчкән булуын ачыклау өчен махсус тикшерү башланган. Шаһитлар аннан аракы исе килүен бертавыштан раслыйлар. Тикшерү эшләре дәвам итә.


Сембердән башка хәбәрләр

Сембер халкын башка мәсьәләләр дә кызыксындыра. 6 мартта өлкә башлыгы Сергей Морозовның вазифа вакыты тәмамлана. Җирле күзәтүчеләр фикеренчә, аның тагын бер нәүбәткә үз урынында калуы бик тә мөмкин. Канун буенча, “Бердәм Русия” фиркасенең җирле бүлекчәсе Илбашына өч кандидат тәкъдим иткән: бүгенге өлкә башлыгы Сергей Морозовны, шәһәр мэры Александр Пинковны һәм Русиянең хисап пулаты аудиторы Сергей Рябухинны. Соңгысы элегрәк җирле парламент рәисе вазифаларын да башкарган иде. “Гадел Русия” һәм ЛДПР фиркаләре дә бу кандидатураларны яклап чыкты.Ә гади халык өстәге мондый кымшанулар белән әллә ни кызыксынмый да кебек. Аның үз тормышы. Тик менә соңгы арада өлкәннәрне, бигрәк тә сугыш ветераннарын талаулар турында хәбәрләр ешайды. Сәбәбе дә аңлашыла кебек: пенсияләр күтәрелә барган чорда – яшьләр эшсезлектән интегә. Бу исә яшь буынның өлкәннәргә карата тискәре мөнәсәбәттә булуына да китерә ала. Бигрәк тә сугыш ветераннарына бирелгән бихисап өстенлекләр. Аларга фатирлар өләшүне генә алыйк. Ничек инде шундый көчле дошманны җиңеп кайткан фронтовик үзендә фатир юнәтергә дә сәләт таба алмый. Сугыш беткәнгә ничәмә еллар узса да, һаман шул ук ветераннарга фатирлар өләшүнең туктамавын гади акыл белән аңларлык түгел инде, диләр, мәсәлән, сугыш аркасында атасыз-ятим үскән бүгенге бабайлар.

Сембердә күренекле сәясмән Георгий Ступниковны җирләделәр. Аны мәңгелек йортына озату өчен, филармония бинасына байтак халык җыелган иде. Георгий Ступников – "җепшеклек" елларында демократларны җитәкләп киткән кеше. Ул беренче шәһәр мэры итеп сайланган иде.

Һәркемнең үз кайгысы инде. Әйтик, 225нче балалар бакчасында нәниләр туңа. Алар өске киемнәрен салмыйлар да икән.
XS
SM
MD
LG