Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сүнмәс йолдызлар” милләткә хезмәттә


“Сүнмәс йолдызлар” ансамбле
“Сүнмәс йолдызлар” ансамбле

Мәләкәс каласының “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле семберлеләргә гүзәл тамаша бүләк итте.

Кичәне милли хәрәкәт активисты, шагыйрь, сүз остасы, гомумән, бар яктан да уңган-булган егетебез Равил Шәфигуллин ачып җибәрде:

“Сүнмәс йолдызлар” сезгә күңел хозурлыгы, милли рух алып килергә тырышты. Үз чыгышыбызда без, бер мизгелгә генә булса да, ялгызлыктан аерып, күңел хозурлыгы, яшьләрдә милли рухны ныгыту ягыннан тырышырбыз. “Сүнмәс йолдызлар” күптән инде тамашачы күңелләрен яуларга өлгерде”.
Артабан ул Сембер каласына багышланган шигырен дә тәкъдим итте.

Равил Шәфигуллин, үз чыгышыннан соң, Мәләкәстә ифрат та уңышлы эшләп килүче татар мәктәбенең музыка укытучысы – бар яктан да уңган-булган Фәния Хәлиулловага сүз бирде. Фәния белән Вил Идрисов тамашачыларга дуэт тәкъдим иттеләр.

Вил Идрисов аерым җыр белән дә чыкты.

Шөкер, Мәләкәстә талантларыбыз күп. Рөстәм Әһлиуллин, мәсәлән, татар, керәшен, чегән биюләре тәкъдим итте.

Өч Дан ордены кавалеры Билдановның кызы Разия ханым чыгышын да тамашачы бик җылы кабул итте. Моңа, бәлки, үзенең үк гармунда уйнап җырлавы һәм Равил Шәфигуллин сүзләренә язылган җырлар башкаруы да сәбәп булгандыр.

Тамашаны алып баручы Равил Шәфигуллин һәр чыгышны тәкъдим итүне үз шигырьләре белән дә бизәп барды.

Мәләкәснең “Сүнмәс йолдызлар” ансамбленең исеме җисеменә туры килә: татар исән икән – бу “йолдызлар” да сүнмәс, иншалла. Һәм бу гына да түгел: әлеге төркем нәкъ милләтебезнең якты киләчәген тәэмин итү максатыннан оештырылган һәм шуңа хезмәт итә дә инде. Озын-озак алкышлар да моңа дәртләндереп торачак.
XS
SM
MD
LG