Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов – Азнакайның мәдәният “министры”


Салават (у) Азнакай районы башлыгы Рафис Галиев (с) белән
Салават (у) Азнакай районы башлыгы Рафис Галиев (с) белән

“Мәдәниятнең киләчәге яшьләр кулында. Эшлисе эшләр бик күп әле!” ди Салават Миңнеханов. Күптән түгел популяр җырчы Татарстанның Азнакай районы мәдәният идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде.


Җырчы Салават Миңнехановның аерым бер районда мәдәният идарәсен җитәкли башлавы күпләр өчен көтелмәгән яңалык була. Популяр җырчыга Азнакай районы гына тар булмасмы дигән сорауларны да еш ишетергә туры килә аңа.

“Бөтен булган сәләтемне, белемемне туган ягым Азнакайга багышлыйсым килә”, ди Салават. 8 март бәйрәме һәм яңа вазифага күчү уңаеннан без аның белән әңгәмә корып алдык.

Салават халыкара хатын-кызлар көнен Азнакай төбәге ничек үткәреп җибәрде. Казанда сине районның мәдәният “министры” булды дип, еш искә алалар?

Беренчедән, бөтен хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Чыннан да бик яхшы бәйрәм, бу көн килү белән күңелләр ачылып китә. 5 мартта Азнакай хатын-кызлары өчен район-авылларда концертлар ясадык. Анда татар эстрадасы “йолдыз”лары катнашты. Яшьләр кичләрен төнге клубларда бәйрәм итте. Әлеге истәлекле көннәр күңелле үтте, дияр идем.

Ялгышмасам, яңа вазифага син февраль аенда күчтең. Ничек булды бу хәл?

2011 елның 22 февралендә мине район башлыгы Рафис Фатыйх улы тәкъдиме белән Азнакай мәдәният идарәсе җитәкчесе итеп куйдылар. Бу урында шактый еллар Азат Гәрәфетдин улы Галимов эшләде. Аңа олы хөрмәтебезне җиткерәбез. Хәзер менә яшьләрне җәлеп иттеләр, минемчә, бу – бик яхшы күренеш. Без яңача, заманча уйлыйбыз, потенциалыбыз зур.

Мәдәният бит ул медицина өлкәсе кебек көн саен үзгәреп тора. Миңтимер Шәрип улының шушы көннәрдә әйткән бер сүзен кабатлап үтәсем килә: “Без искечә эшлибез, ә җәмгыять инде яңача яши”, диде ул. Шуңа да минем мәдәният өлкәсенә яңа әйберләр кертәсем килә, Алла теләсә. Эшлисе эшләр бик күп әле.

Авыл клубларына игътибар җитми. Без инде бу мәсьәләне чишә башладык, 25 февральдә Кәкре елга авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачтык. Нефтьчеләр, республиканың мәдәният министрлыгы, Азнакай хакимияте ярдәме белән авылның мәдәният үзәге яңа сулыш алды.

Хәзер Татарстанда да мондый күренеш бик сирәк була, берничә клубка гына тиешле игътибар бирелә. Аллага шөкер, Азнакай хакимиятенең мәдәният өлкәсенә мөнәсәбәте бик яхшы. Алга таба да авыл клубларын яңартуны дәвам итәргә уйлыйбыз.

Гадәттә район үзәкләрендә мәдәни чаралар туктамый диярлек, һәр төбәкнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була...

Әйе, быел бездә юбилейлар елы. Азнакай районына – 80, халык театрыбызга – 70, балалар иҗат мәктәбенә 50 ел тула. Аларга инде җитди әзерлек бара. Әлеге чараларга Русиянең төрле төбәкләреннән кунаклар көтәбез. Барысы да югары дәрәҗәдә үтәр дип өметләнәм.

Салават Казан студиясендә


Димәк татар мәдәниятенең киләчәге яшьләр кулында?

Татар мәдәнияте генә түгел, гомумән, мәдәният яшьләр кулында.

Үзеңне мәдәният идарәсен җитәкләр дәрәҗәгә җиттем дип уйлыйсыңмы?

Райондагы мәдәни тормышны тулысы белән аңлап бетердем дип әйтә алмыйм. Ләкин әкрен генә өйрәнеп барам. Миңа бу эш бик тә ошый. Бар да яхшы булып, проблемсыз яшәсәк, кызык та булмас иде. Иң мөһиме – район хакимияте киртәләр куймый, ярдәм итәргә тора, диде Азнакай мәдәният идарәсе җитәкчесе, җырчы Салават Миңнеханов.

Ул авылларда мәдәният үзәкләрен ныгытып, китапханәләргә күбрәк халык җәлеп итү максатын куя. Җырчы буларак сәхнәне ташларга җыенмый. Алга таба да яңа җырлар яздырырга, сыйфатлы клиплар төшерергә уйлый.

XS
SM
MD
LG