Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә көчле җир тетрәү булды


Япониядә көчле җир тетрәү булды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00
йөкләү

Җир тетрәүнең үзәге 8,9 магнитудада Һоншу утравының көнчыгыш ярында 24 километр тирәнлектә булган. Тетрәүдән көчле дулкын ташкыны килгән.

Җомга көнне Япониядә булган җир тетрәүдә йөзләрчә кеше үлгән. Күп кеше җимерекләр астында калган булырга мөмкин, дип хәбәр ителә.

Япониянең төньяк-көнчыгыш өлешендә Тын океан яры буена урнашкан Сендай шәһәрендә җир тетрәү нәтиҗәсендә үлгән 300ләп кешенең җәсәде табылган.

Шулай ук анда пассажир поездының юкка чыгуы турында да хәбәр ителә. 80 кеше утырган көймәне эзлиләр. Офунато шәһәрендә 300ләп йорт җимерелгән.

Югалган кешеләрнең күп булуы турында хәбәрләр килә. Токиода дистә меңнәрчә кеше бу сәгатьләрдә төнне урамда үткәрә. Транспорт йөрми.

Элгәре Япониянең төньяк-көнчыгышындагы атом электр станцияләренең берсендә чыккан янгын сүндерелгән дип хәбәр ителгән иде. Янгын булган урыннан 2 мең кешене башка җиргә күчергәннәр.

Илнең күп өлешендә тимер юл элемтәсе өзелгән, машиналар йөри алмый. Берничә һава аланы эшләми.

Рихтер үлчәме белән 9 балл чамасы куәтле зилзиләнең үзәге Һоншу (Хонсю) утравының көнчыгыш ярында 24 километр тирәнлектә булган. Тетрәү нәтиҗәсендә көчле дулкын ташкыны чыккан.

Япония мәгълүмат чаралары, атом шартлавы куркынычы булганга гадәттән тыш хәл кертелде, дип хәбәр итә.

БМО Япониягә ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG