Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә үткән җыенда эшләүче хатын-кызларның мәсьәләләре тикшерелде


Җыенда катнашучылар (уңнан сулга): Рушания Алтай, Надир Бәкиров
Җыенда катнашучылар (уңнан сулга): Рушания Алтай, Надир Бәкиров

4-6 март көннәрендә Төркиянең Алания шәһәрендә Төрек мәгариф профсоюзы оешмасы белән Төрки дөнья кеше хокуклары җәмгыяте "Төрки дөньяда эшли торган хатын-кызларның мәсьәләләре" дип аталган панель үткәрделәр. Бу җыенда егермеләп ил катнашты. Нинди илдә яшәвенә, кайсы милләт вәкиле булуына карамастан, хатын-кызларның уртак проблемалары – эшсезлек һәм дискринимация.

Үзбәк, кыргыз, казах һәм монгол хатын-кызларының гына бернинди кайгы-хәсрәтләре булмаганлыгы берьяктан сөенечле кабул ителсә, икенче яктан берникадәр шик уятты. Кыргызстан делегаты Хәдичә Харсанова бу шик-шөһбәләрне таратырга тырышкан сыман, Кыргызстанның дөньяда хатын-кыз президент тарафыннан идарә ителә торган бердәнбер төрки җөмһүрият икәнлеген ассызыклап, кыргыз хатын-кызларының иҗтимагый тормышта гына түгел, кече эшмәкәрлектә вә сәясәттә дә ирләргә караганда активрак эшчәнлек алып баруларын, Кыргызстан хөкүмәтендә өч мөһим министрлыкны хатын-кызлар җитәкләгәнлеген белдерде.

Русча яңгыраган бу бердәнбер чыгышта хатын-кыз идарә итә торган җөмһүрияттә нәфис затларны борчый торган зурдан кубып сөйләрлек мәсьәләләр юк дигән мәгънә салынган иде кебек. Ләкин Кыргыз җәмгыятендә "Хатын кызның урыны – аш бүлмәсе һәм ятак" дигән зиһниятнең киң таралганы билгеле, шулай да кече эшмәкәрлекнең 80 проценты нәфис затлар кулында икән. Бу очракта кыргыз ирләренең булдыксызлык проблемасы күтәрелә.

Панельдә яңгыраган докладлар Әфганстан, Гыйрак, Иран һәм Шәркый Төркестанда яшәүче төрки хатын-кызларның иң авыр язмышка ия булулары нәтиҗәсенә китерде. Аларның иң әрнеткеч проблемалары – үз туфракларында милли хокукларыннан мәхрүм ителешләре вә милләтләренең танылмавы. Бу нисбәттән, туган телдә белем алу, милли гореф-гадәтләрен яшәтү һәм киләчәк буынга җиткерү кебек мәсьәләләрдә бихисап киртәләргә юлыгуларын, хәтта юк ителүгә дучар булганлыкларын белдерделәр. Гыйрак, Иран, Әфганстан кебек илләрдә хатын-кызлар Аурупа илләрендәге җенестәшләре ия булган иң гади хокуклардан да мәхрүм. Алар сайлауларда тавыш бирә алу хокукына ия булсалар да, югары дәрәҗәле дәүләт эшләреннән вә лидерлыктан читтә тотылалар. Ирләрнең күбесе хатын-кызны өйдә генә күрергә тели.

Иран вәкиле Масүмә Гучи әйтүенчә, конституцияләрендә хатын-кызларга илбашы, премьер-министр, министр, сәяси партия җитәкчесе булу хокукы бирелмәгән. Иранда хатын-кызларга адвокат булырга рөхсәт ителсә дә, хөкемдар булып эшләргә хокукы юк. Сәбәп итеп нәфис затларның хис-тойгылы булулары гадел карар бирүгә киртә тәшкил итүе күрсәтелә икән. Кайбер дәүләт оешмаларында хатын-кызларның кара пәрәнҗә киюе мәҗбүри. Әфганстанда да булган кебек, Иран кануннарында җинаятьчене асып яки таш атып үтерү, кулын, борынын, колагын кисү кебек вәхши җәзалар булганлыгын ачынып сөйләде.

Җыенда катнашучылар



Панель кунаклары Шәркый Төркестан вәкиле Рәбига Иктүркнең борынгы төрки туфракларда гомер сөрүче 35 миллионлык Шәркый Төркестан хатын-кызларының коточкыч хәлләргә дучар булулары турында сөйләвен дәһшәткә төшеп тыңладылар. Кытай хөкүмәтенең шәһәрдә - бердән, авыл җирләрендә икедән артык бала тудырырга теләгән аналарны, ничә айлык авырлы булуына карамастан, көчләп карыннарын ярып бәбиләрен алулары, кирәкле медицина шартлары астында ясалмаган бу операцияләрдә бик күп хатыннарның гомерләре өзелүе яки саулыкларына, хәтта психологияләренә зур зыян килүен белдерде. Ул Шәркый Төркестанда гомер итүче уйгыр, татар, үзбәк, казах кебек төрки халыкларның милли-мәдәни вә социаль мөмкинлекләренең көн саен чикләнә баруын, ассимиляцияләштерү сәясәте китергән зыяннарны бәйнә-бәйнә аңлатты.

Кырымтатарлары мохтарияте вәкиле Надир Бәкиров милләттәшләренең туган туфракларында ана телендә белем алу ирегеннән мәхрүм булулары, элек 400дән артык булган ясле-бакчаларның бүген 18гә генә калуын, шулай да үзләренең милли гореф-гадәтләрен, телләрен саклау һәм балаларга өйрәтүне төрле клублар, түгәрәкләр оештырып хәл итәргә тырышуларын, ләкин татарча укытыр өчен әсбаплар, укытучылар җитмәгәнлеген белдерде.

Татарстанны тәкъдим итүче әдәбият белгече Роза Корбан Татарстанда милли рухлы аналарның балаларын туган телдә тәрбияләү, укыту мөмкинлекләренең чикләнә баруына игътибар юнәлтте. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә эшләүче хатын-кызларга түбән хезмәт хакы түләнгәнлеген белдерде. Татар хатын-кызларының физик көч таләп ителгән авыр хезмәтләрдә эшләвенә басым ясады. Дәүләт белән идарә итү системасында эшләүче хатын-кызларның ирләргә караганда азрак булуын, Татарстан дәүләт советының 14 процентын гына хатын-кызлар тәшкил иткәнлегенә кагылып үтте. Татарстанда министрлык белән бер генә хатын-кыз идарә итә, 80 министр урынбасарының – 13е генә нәфис зат бездә. Роза Корбанның тикшеренүләре нәтиҗәсендә, Татарстан президент аппаратында эшләүчеләрнең 25 процентын гына нәфис затлар тәшкил итә икән. Ул Башкортостандагы вазгыятьнең дә шул чама икәнлеген белдерде. Белем-фән тармагында да хатын-кызларыбызның ирләргә караганда пассиврак калуларын бәян итте.

Роза Корбан чыгышында милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга өстенлек биргән хатын-кызларның Татарстан парламентына депутат булып сайлана алмавы мәсәләләренә дә тукталды. Бу нисбәттән күренекле сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың парламентка кертелмәве өчен билгеле затлар һәм органнарның төрле киртәләр чыгаруына басым ясады.

8 март көне уңаеннан оештырылган бу чарада Төркия парламенты депутаты, "Төрки дөнья хатын-кызлар дуслыгы һәм теләктәшлеге" җәмгыяте рәисе Шенол Балның ялкынлы нотыгы аеры әһәмияткә ия. Ул төрки дөнья хатын-кызларын бердәм булырга, проблемаларны берберебезгә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтеп хәл итәргә чакырды.

Төрки дөнья кеше хокуклары җәмгыяте рәисе Абдуллаһ Буксур да панельнең утырышын ачып җибәргәндә еш кына төрки дөньяда милләт, халык язмышын кайгыртучы батыр йөрәкле хатын-кызларны, шул исәптән Сөембикәне искә алды.

Төркия хатын-кыз мәсьәләләре белән Төрек мәгариф профсоюзы оешмасы баш сәркатибе Фирдәвес Ышык таныштырды. Хатын-кызларга ирләргә караганда хезмәт хакының азрак түләнүе, декрет ялының бирелмәве, йола җинаятьләренең корбаны булуы, калым каршылыгы яшьли кияүгә бирелүләре, эш белән тәэмин ителмәүләре, эш урыннарында төрле кыерсытуларга дучар булулары кебек проблемалар өстендә торды.

Рушания Алтай
Истанбул, Төркия
XS
SM
MD
LG