Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөфти булырга унике кеше теләк белдергән


Татарстан мөфтие вазифасына намзәтләр теркәү тәмамланды. Алар якшәмбедә пленумда расланачак.

Шимбә кичендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти вазифасына намзәтләр теркәү тәмамланды. Ул Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте президиумы утырышыннан соң 10 март көнне сәгать 14.00 башланган иде.

Нәзарәтнең протокол бүлеге җитәкчесе Илшат Насыйбуллин шимбә көнне сәгать алты тулып киткәч “Азатлык” радиосына намзәт буларак барлыгы унике кеше теркәлүен әйтте. Әмма аларның исемнәрен атаудан баш тартты.

“Фамилияләп әйтмәячәкмен. Иртәгә пленум була, аларны шунда раслагач билгеле булачак”, диде ул.

Элегрәк Бизнес-online өч намзәтнең теркәлүен язган иде. Бу - Татарстан мөфти вазыйфаларын башкаручы Илдус Фәиз, Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Наил Сәхибҗанов.

Ләкин Насыйбуллин моны расламады һәм кире дә какмады.

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең IV пленумы якшәмбедә сәгать 10да башланачак.
XS
SM
MD
LG