Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә гомум сайлау көне


Бүген Русиядә гомум сайлау көне. Барлыгы 74 төбәктә төрле дәрәҗәдәге өч меңнән артык сайлау уза.

Сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, барлыгы 24 миллион кеше сайлау хокукына ия, анда 50 меңнән артык намзәт катнаша.

Русиянең 12 субъектында парламент депутатларын сайлаячаклар. Терактлар арткан Дагыстанда тавыш бирү көчле иминлек чаралары кысаларында уза.

Сайлауга үз намзәтләрен “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР һәм “Гадел Русия” фиркаләре чыгарды. Кайбер төбәкләрдә “Русия патриотлары”, “Яблоко”, “Хак эш”тән дә (“Правое дело”) катнашучылар бар.

Киләсе гомум сайлау көне Русиядә 4 декабрь көнне Дәүләт Думасына сайлау белән бергә узачак.
XS
SM
MD
LG