Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре иттифагы ачлык чарасын туктатып тора


Ачлык тотучыларның берсе - башкорт яшьләре иттифагы рәисе вазифасын башкаручы Флорид Багаев
Ачлык тотучыларның берсе - башкорт яшьләре иттифагы рәисе вазифасын башкаручы Флорид Багаев

Башкорт яшьләре 2 март башлаган ачлык чарасын ун көнгә туктатып торырга булды. Куелган таләпләр үтәлмәсә алар чараны дәвам итәчәк.

Башкорт яшьләре иттифагы үз интернет сәхифәсендә ачлык тотуда теләктәшлек белдергән һәм ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәтен белдерә. Алар әле үзләренең таләпләре тулысынча үтәлмәвен әйтә. Әмма ун көннән соң дә бу хәл сакланса алар кабат ачлык тотуга керешәчәк.

Ачлык чарасын оештыручылар көндә аларга дистәләрчә кеше кушылуын әйтә. Һәм алар арасында кызлар, хәтта мәктәп балалары да бар.

“Шуңа без ачлык чарасы контрольдән чыгар дип борчылабыз. Чөнки даими рәвештә авызны чайкатып тормасаң кеше организмы агулана һәм бу яшьләрнең сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин”, ди алар үз мөрәҗәгатендә.

Алар ачлык тоту чарасы башланып өч көн узганнан соң, бер яшь кешенең хәле авыраюын һәм ашыгыч ярдәм чакыртуын искә ала. Һәм мондый хәлләр тагын да кабатланырга мөмкин дип борчыла.

Моннан тыш ачлык туктатуны сорап яшьләргә 10-11 март көнне Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты вәкилләре дә мөрәҗәгать иткән.

“Алар яшьләр сәламәтлегенә зыян килер дип борчылу белдерде һәм безнең таләпләр үтәлүне үз контроленә алды. Әгәр “Аксакаллар” бу җаваплылыкны үзенә ала икән, башкорт яшьләре берлеге ачлык чарасын ун көнгә туктатып тора. Чөнки өлкән кешеләр сүзен тыңламау ул аларга төкереп карау кебек була. Әгәр инде аннан соң да проблемнар хәл ителмәсә акция дәвам итәчәк”, диелә башкорт яшьләре берлеге мөрәҗәгатендә.
XS
SM
MD
LG