Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядәге атом станциясендә 3нче реактор сафтан чыкты


Япония атом станциясендә янә шартлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00
йөкләү

“Фукусима-Дайичи” атом электр станциясендә 3нче реакторның суыту җайланмасы сафтан чыгу нәтиҗәсендә водород шартлаган. Элегрәк 1нче һәм 2нче реакторларда да шундый ук хәл булган иде. Япония рәсмиләре белдерүенчә, 11 кешегә зыян килгән. Метеорологлар җир т

Япониядәге “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясендә 3нче реакторның да суыту җайланмасы сафтан чыгу нәтиҗәсендә водород шартлады. Элгәре 1нче һәм 2нче реакторлар да шундый ук хәлгә дучар булган иде.

Япония рәсмиләре белдерүенчә, 11 кешегә зыян килгән. Әмма 2нче реакторның тышлыгы зарарланмаган. Әлеге хәбәрне МАГАТЭ белгечләре дә раслады.

Дүшәмбе Мияги вилаятендә 11 март көнне булган шартлау һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә үлгән 2 меңгә якын кешенең җәсаде табылды.

Үлүчеләрнең саны 10 меңгә җитәр дип фаразлана.

Илнең төньяк һәм көнчыгыш өлеше каты җимерелүләргә дучар булган. 4 диңгез порты тулысынча җимерелгән.

Япония метеорологлары 7 һәм аннан да зуррак магнитудада җир тетрәү кабат булырга мөмкин дип фаразлый.

Япония премьер-министры Наото Кан әлеге хәлне, II дөнья сугышыннан соң булган иң авыр каза, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG