Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтият пленумы ни өчен өч кенә намзәткә тукталды?


Наил Сәхибҗанов (с), Габдулла Галиулллин (у)
Наил Сәхибҗанов (с), Габдулла Галиулллин (у)

Татарстан Диния нәзарәте пленумы мөфтилеккә өч намзәт билгеләде. Пленум вәкилләренә өч кенә кандидатурага тукталырга алдан “киңәш иткәннәр”, мөхтәсибләргә ике айлык хезмәт хакы да бирелгән.


Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз матбугат очрашуы уздырды. Ул Диния нәзарәте пленумы нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Башка очрашулардан аермалы буларак, Илдус Фәизнең үз көченә ышануы сизелеп торды. Димәк, мөфтилек таягын кемгә тоттырырга җыенуларын чамалап була.

Пленум вәкилләре мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз, “Солтан” мәчете имам-хатыйбы Камил Бикчәнтәй һәм Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллинны мөфтилеккә кандидат итеп сайлаган. Намзәтен пленум үткәрмәгән кешеләр корылтайда мөфтилеккә кандидатураларын чыгара алмый.

Биш имам намзәте уставка туры килми, дүртесен якламаганнар


Мөфти булырга теләгән 12 имамның бишесенең кандидатурасы Диния нәзарәте уставына туры килмәгән. Мөфтият хатында язылганча, Зөфәр Галиуллин имам булып тормый, Фидаил Җәруллаһның дин эшчәнлегенә өч ел гына, Фәрит Салман дини оешмада хезмәт итми, Рәис Мөбәрәкшин биш ел дин эшендә эшләмәгән, Рөстәм Сафиуллин мәхәлләсе рәсми теркәлү узмаган. Шул сәбәпле әлеге намзәтләр каралып тормаган.

Камил Бикчәнтәй
Әмма бу урында Диния нәзарәте хаталанган, күрәсең. Фидаил Җәруллаһның эш стажы 6 ел булса, Рөстәм Сафиуллин имамлык иткән "Рәфыйк" мәчете дә теркәлгән. Мөфти вазыйфаларын башкаручы Илдус Фәиз 2011 елның 28 гыйнварында мәчет уставына үзе кул куйган.

Ә “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин, Әлмәт мөхтәсибе Наил Сәхибҗанов, Миңнулла Арсланов һәм “Хәтер” мәчете имамы Харис Салихҗанов тиешле тавыш җыя алмаган. Наил Сәхибҗанов өчен җиде кеше кул күтәрсә, Габдулла Галиуллинны бер генә кеше яклаган.

Пленумда Татарстанның баш казые итеп Җәлил Фазлыев тәкъдим ителгән.


Мөхтәсибләргә кемгә кул күтәрәсен әйтеп җибәргәннәр

13 мартта узган пленумда мөхтәсибләр, казыйлар, дини уку йортлары ректорлары катнашкан. Пленумда катнашучы кешеләр сүзләренчә, район хакимияте мөхтәсибләргә өч намзәткә генә кул күтәрәсен әйтеп җибәргән.

Наил Сәхибҗанов
Әлмәт мөхтәсибе Наил Сәхибҗанов, район хакимиятләре, Диния нәзарәте пленумда Илдус Фәиз, Камил Бикчәнтәй, Габделхәмит Зиннәтулинга гына кул күтәрергә киңәш итүләрен белдерә. Шулай да Сәхибҗановны 7 кеше яклаган. Хакимият сүзен тыңламаган имамнарның язмышы ничек булып бетәр? Монысын киләчәк вазгыять күрсәтер. Гадәттә, мондый очракта вазифадан үз теләкләре белән китүчеләр булгалап ала.

Намзәтен пленум үткәрмәгән Габдулла Галиуллин исә ике көн алдан өч кенә кандидатураны сайлаячакларын белеп торган. Ул да Наил Сәхибҗанов сүзләрен әйтә: район хакимияте кемгә кул күтәрәсен әйтеп җибәргән.

“Пленум алдыннан мөхтәсибләргә ике айлык хезмәт хакы бирделәр. Безне сайламаска шулар да тәэсир иткәндер”, ди Галиуллин.

Бу урында шунысын әйтик, Диния нәзарәте беренче тапкыр мөхтәсибләргә аена 8 мең сум акча түли башлый. Әмма моның үз хикмәте бар. Башта мөхтәсиб итеп эшкә алуны сорап, мөфти исеменә гариза язарга кирәк, ди Наил Сәхибҗанов.

Пленум алдыннан күпләр ике айлык хезмәт хакын алган. Шулай да аннан баш тартучылар да булган. Мисал өчен, Әлмәт мөхтәсибе Наил Сәхибҗанов гариза язарга җыенмый.

Нәзарәт уставы бозылдымы?

Габдулла Галиуллин
“Нурулла” мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин Диния нәзарәте уставы бозылды дип саный. Чөнки чираттан тыш корылтайга бер ай алдан узган пленум бары тик мөфти сайлау җыенының көнен билгели, көн тәртибен карый. Бу уставка акка кара белән язылган.

“Мөфтилеккә кандидатларны сайларга пленумның хакы юк, сайлау корылтай вәкаләтендә”, ди Галиуллин.

Ә менә мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз устав бозылмады дип белдерде.

Корылтай 13 апрельдә уза

Татарстан мөселманнарының V корылтае 13 апрельдә Камал театрында уза. Корылтайга ике мәчеттән бер имам делегат булып сайлана. Җыенда барлыгы 550 делегат катнаша.

Илдус Фәиз
Әмма җыенга ике мәчеттән бер генә имам сайлангач, күп муллалар корылтайда катнаша алмый булып чыга. Шулай да мөфтияттә, корылтайга керергә теләүчеләрнең урамда калганы юк, диләр.

Илдус Фәиз район хакимияте кешеләренең корылтайда катнашуын кире какмады. Алар кунак булып килсә дә, тавыш бирми, мөфтине делегатлар гына сайлый, ди ул. Шулай да районнардан корылтайга килгән кунакларның имамнарның кемне яклап кул күтәреп утыруларын күзәтүе күпләрнең үзәгенә үткән.

“Нурулла” мәчете мөфтилеккә чыгарган кандидатлар фикеренчә, мөфти сайлау демократик узмаса, Татарстан Диния нәзарәтенең киләчәге юк.
XS
SM
MD
LG