Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи “Зур сигезлек”нең башын катырды


"Зур сигезлек" илләре тышкы эшләр министрлары Парижда очрашты
"Зур сигезлек" илләре тышкы эшләр министрлары Парижда очрашты

Халыкара җәмәгатьчелек Либия мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмый. Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Парижда узучы “Зур сигезлек” илләре саммиты кысаларында Либия оппозициясе җитәкчеләренең берсе белән очрашты.

Либия оппозициясе булган Милли шура халыкара җәмәгатьчелекнең ярдәменә өмет итә. Шуңа АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән оппозиция вәкиле очрашуында да Либия күгендәге очышларны туктату турында сүз барыр дип көтелде.

Ләкин очрашудан соң Клинтон да, Милли шура вәкиле Мәхмүт Җәбраил дә журналистлар алдында бернинди белдерү ясамады. Бары Кушма Штатлар дәүләт секретаренең ярдәмчесе Филипп Рейнес кына 45 минутлык очрашуда ачыктан-ачык сөйләшү булуын әйтте.

Шулай ук Һиллари Клинтон дүшәмбе кичен Парижда “Зур сигезлек” илләренең тышкы эшләр министрлары белән очрашты. Анда сүз Британия һәм Франция тарафыннан әзерләнгән Либия күгендәге очышларны туктату турындагы резолюция проекты тикшерелде.

Әлеге документ нигезендә Либия күген НАТО очкычлары контроленә күчерү күздә тотыла. Ләкин Либиянең бөтен күген күзәтү өчен йөзләрчә очкычлар кирәк булачак.

Каддафи бирешми

Парижда “Зур сигезлек"нең бу мәсьәләдәге сөйләшүләре дәвам иткәндә Клинтон Мисырга юл алды. Шуннан соң ул Туниска бара. Бу илләрдә инде берничә дистә ел идарәдә иткән президентлар протест чаралары сәбәпле вазифадан китәргә мәҗбүр булды.

Әлеге илләрдән аермалы буларак, Либия җитәкчесе “бирешергә” уйламый. Каддафи көчләренең инде Звара шәһәренә басып керүе хәбәр ителә. Бу оппозициянең иң беренче яулап алган каласы.

Ләкин Вашингтондагы Якын Көнчыгыш сәясәте институты белгече Джеффри Вайт сүзләренчә, Каддафига көнчыгышкарак авышкан саен үз хәрбиләрен азык-төлек, ягулык һәм корал белән тәэмин итү авырлашачак. Билгеле булганча, илнең көнбатышы Мөәммәр Каддафи кулында калса, көнчыгышны оппозиция контрольгә алган иде.

Карашлар төрле

Әмма белгечләр һава көчләрен кулланган очракта, Каддафины җиңү мөмкин булмаячагын әйтә. Шуңа Британия-Франция тәкъдим иткән Либия күгендәге очышларны туктату резолюциясе проекты да Париждагы очрашуда төп мәсьәлә буларак каралды. Ләкин кайбер илләр Либиягә хәрбиләр кертүне хупламый. Мисал өчен, Русия һәм Кытай резолюциягә каршы чыкты, Кушма Штатлар һәм Германия бу мәсьәләдә икеләнүен әйтте.

Франция тышкы эшләр министры Ален Жюппе да “Зур сигезлек” илләре утырышында катнашучы министрларны Либия күгендә очышларны туктату турындагы карарны кабул итүгә күндерә алмавын әйтте.

Аның сүзләренчә, хәзер Каддафи көрәштә җиңә бара һәм аңа Бенгази шәһәрен алуга берни комачауламый. Ә Бенгази инде Каддафига каршы торучыларның туплану урыны булган төп кала. Каддафиның аны да басып алуы инде оппозициянең җиңелүен аңлатачак.
XS
SM
MD
LG