Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөфти сайлау Русия баш прокуратурасына шикаять ителде


Габдулла Галиулла
Габдулла Галиулла
Татарстанның элекке мөфтие, хәзер “Нурулла” мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла Русия баш прокуроры Юрий Чайкадан Татарстан мөселманнары диния нәзарәте пленумының карарларын үтәүне туктатуны үтенә.

Габдулла хәзрәт белдерүенчә, 13 мартта кабул ителгән карарлар назәрәт уставын бозу булып тора.

Аерым алганда шикаятьтә, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз үзенең урынбасары белән бергә назәрәт идарәсен җыеп, кануный булмаган юл белән, үзләренең вәкаләтләрен арттырып, Татарстан мөфтиен сайлауда нәмзәтләр тәкъдим итү юлын билгеләде, диелә.

Габдулла хәзрәт Галиулла шулай ук пленум карарларының кануный булмавын белдереп Татарстан, Русия президентларына, Татарстан прокуратурасына, Татарстан һәм Русия юстиция министрлыгына телеграмма юллаган. Ул килеп туган хәлне тикшерүне үтенә.
XS
SM
MD
LG