Accessibility links

Казанда җанлы татар музыкасы кичәләре башланды


"AZAT" төркеме
"AZAT" төркеме

Җанлы татар музыкасы кичәләре Казанның Бауман урамындагы “Драйв” клубында һәр чәршәмбе көнне узачак. Беренче кичәгә “AZAT” төркеме килде.


Яшьләр кичәләренең төп максаты – татар эстрадасында булмаган яңа юнәлешләрне үстереп җибәрү, шәһәр яшьләренә татар сәнгатен таныту, аларны милли мохиткә тарту.

Җанлы татар музыкасы кичәсен оештыручыларның берсе Алия Сабирова сүзләренчә, әлеге мәдәни чарада яңгыраячак музыка җанлы, үзенчәлекле, башкаларны кабатламаган булырга тиеш. Җырда кешенең яңалык эзләве күренсен.

Җанлы татар музыкасы концертлары Казанда альтернатив музыка шигаре астында 2005 елда уза башлый. Күпчелек яшьләр, бигрәк тә авылныкылар, поп-музыка тыңласа, шәһәр яшьләренә татар эстрадасындагы яңа юнәлешләр ошый. Шәһәрләр ALQANAT, ITTIFAQ, ISMAILне үз итә. Әлеге җырчыларны тыңлагач, милли мохиткә яңадан әйләнеп кайтучылар да бар.

Ленар Мөхәммәдиев
Җанлы татар музыкасы кичәләрен оештыручыларның берсе Ленар Мөхәммәдиев тыңлаучыда югары зәвык тәрбияләү татар музыкасына үтеп кергән яңа юнәлеш вәкилләренә йөкләнә дип саный.

“Татарча рок, рэп, телне саклый алырлык җанлы кичәләрнең күптән оештырылганы юк. Хәзер шундый мөмкинлек туды. Кичәләр һәр чәршәмбе кичке җидедә узачак”, ди мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Ленар Мөхәммәдиев.

16 мартта узган беренче кичәгә “AZAT” төркеме килде. Әлеге төркем халыкара “Тынычлык яратылышы” фестивалендә катнашырга өлгергән инде.

“AZAT” – татар милли музыкасын яңача көйгә салучы иң үзенчәлекле төркемнәрнең берсе. Аларда баян бар. Аны тартып җибәрсәләр, татар яшьләре бии башлый. Гомумән, яңа юнәлеш җырчылары фонограммага җырламый, монда чын хисләр чагыла. Киләчәктә тамашачыга таныш булмаган яңа җырчыларны да табарга, үстерергә телибез”, ди Ленар Мөхәммәдиев.

Җанлы татар музыкасы кичәләрен оештыручылар әйтүенчә, алар әлеге кичәләр аша татарның барлыгын, телен күрсәтергә тели. Чөнки күпләр шәһәр шартларында милли мохит юк дип саный. Әмма соңгы елларда моның киресе күренә башлады – шәһәрдә милли мохит туып килә. Җанлы татар музыкасы кичәләре – шуның бер чагылышы.

“Эстрада музыкасы җиңел фикерләр генә әйтә. Бу беркемгә дә кызык түгел. Ләкин музыканың идеясе дә булырга, ул татарны берләштерү юнәлешендә эш алып барырга да тиеш. Менә, мәсәлән, ISMAILнең “Ватан”, “Яшә, татар!” кебек ватанпәрвәр җырлары бар. Ул Хәтер көнендә дә чыгыш ясый. Алар чынлап торып иҗат итә, хисләре чын”, ди Ленар Мөхәммәдиев.

Җанлы татар музыкасы кичәләрендә татар фольклорына да игътибар биреләчәк. Яшьләргә татарның этникасы бер “Әпипә” җыры белән генә чикләнмәвен аңлату зарур.

Җанлы татар музыкасы кичәләре атнаның һәр чәршәмбесендә кичке җидедә Бауман урамындагы “Драйв” клубында узачак. Чираттагы кичәләргә ISMAIL, фольклор ансамбльләр, яшь шагыйрьләр килергә җыена.

XS
SM
MD
LG