Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония атом станциясендә куркыныч арта


"Фукусима" атом электр станциясе
"Фукусима" атом электр станциясе

Япониядә атом энергиясе агентлыгы “Фукусима” атом электр станциясендәге куркынычлык дәрәҗәсен 18 мартта 4 баллдан 5 баллга күтәрде.

300дән артык эшче Фукусима станциясенең 6 реакторында суытуны җайга салу өчен тырыша. Нурланыш үтеп кермәсен өчен алар саклагыч киемнәр, битлекләр кигәннәр.

Станция җитәкчелеге 4 реакторның кимендә 2сен электр белән тәэмин итүне җайларга исәпли. Электр белән тәэмин итү суыту системасын эшләтеп җибәрергә мөмкин. Әмма белгечләр аларның эшләп китүенә шик белдерә. Чөнки су суыру җайланмаларына җир тетерәүдә һәм аннан соң булган шартлауларда зыян килгән булырга мөмкин.

Бүген иртән көчле җир тетерәүдә зыян килгән “Фукусима” атом электр станциясе өстендә пар күренгән. Аның нәрсәдән барлыкка килгәне хәбәр ителми.

Халыкара атом энергетикасы агентлыгы (МАГАТЭ) Япония станциясендәге хәлне, 1986 елда Чернобыльдә булган вакыйгадан соң иң җитди һәлакәт дип бәяли.

МАГАТЭ идарәчеләр шурасының ашыгыч киңәшмәсе дүшәмбе булачак дип белдерә.

Боралаклар станция реаторлары өстенә диңгез суы ташлый
МАГАТЭ башлыгы Юкио Амано киңәшмәдә Япониягә сәфәренең нәтиҗәләре турында сөйләячәк. Көчле җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә “Фукусима” атом электр станциясендә куркыныч хәл туганнан соң ул Япониягә барды.

Англия, Франция, Германия, Австралия һәм Яңа Зеландия хөкүмәтләре үз ватандашларының Токиодан һәм илнең төньяк көнчыгышыннан китүен сорады.

Күп кенә илләр Токиодагы илчелекләрен башка җиргә күчерә.

Тикшерүчеләр, станциядән 220 чакрымга урнашкан булуга карамастан, Токиода да зур булмаса да, нурланыш барлыгын ачыклады.

Япония рәсмиләре станциядән 20 чакрым ераклыкта нурланыш дәрәҗәсе кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудырмый дип белдерә.

18 мартта җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә үлгәннәрне Япониядә минутлык тынлык белән искә алдылар.

Рәсмиләр 6539 кеше үлгән һәм 10259 кеше югалган дип белдерә.

Ярты миллион кеше йорт-җирсез калды.
XS
SM
MD
LG