Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль Сабан туеның көне билгеләнде


Ижаудагы Сабан туй бәйрәме, 2010 ел
Ижаудагы Сабан туй бәйрәме, 2010 ел

2011 елның федераль Сабан туе Екатеринбурда 2 июль көнне үтәчәк. Бу хакта Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишаринның Татарстан сәфәре вакытында килешенде.


Шушы арада Татарстанга Свердлау өлкәсе башлыгы җитәкчелегендәге мәртәбәле вәкилчелек республикага рәсми сәфәргә килгән иде. Күптөрле өлкәдәге хезмәттәшлек белән бергә федераль Сабан туена әзерлек барышын да ике төбәк җитәкчеләре үз контроленә алачак.

Бу хакта Казанда үткән матбугат очрашуында Свердлау өлкәсе һәм Татарстан башлыклары Александр Мишарин һәм Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Александр Мишарин һәм Рөстәм Миңнеханов
Бу килүдә яклар 2010 елның сентябрендә имзаланган рәсми килешүне үтәү йөзеннән тагын бер документка кул куйды. Аның нигезендә ике күрше төбәк сәүдә, икътисад, фәнни-техник, экология, һуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә җыена. Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишаринны Татарстанда күбрәк республиканың сәнәгать оешмалары, IT-парк, “Электрон хөкүмәт”, Универсиада авылы һәм башка проектлар белән таныштырдылар. Әмма рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, сөйләшүләр вакытында федераль Сабан туена әзерлек барышы турында да сүз булып алган.

2011 елның иң зур милли бәйрәмен Екатеринбурда үткәрү хакында сүзләр 2010 елда “Түгәрәк уен” фестивале вакытында чыкты, ди Свердлау өлкәсе һәм Екатеринбур татар конгрессы оешмасының башкарма директоры Фәвия Сафиуллина.

Аның сүзләренчә, үткән елда Екатеринбурга рәсми сәфәре вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм өлкә җитәкчесе Александр Мишарин очрашкач, 2011 елның федераль Сабан туе Свердлау өлкәсендә булырга тиеш дигән фикер әйтелгән.

Соңыннан федераль Сабан туен Екатеринбурда үткәрү турында өлкә башлыгының карары чыкты һәм ул тиешле оешмаларга җибәрелде, дип сөйләде Екатеринбурдагы татар конгрессы вәкиле.

Декабрь ахырында Свердлау өлкәсендә татар милли бәйрәменә әзерлек башланды, гыйнвар башында Екатеринбурдан бер төркем татарлар Татарстанга килеп, Республика мәдәният министрлыгында сөйләшүләр уздырды, үз якларындагы мәдәният министрлыгы каршында эшче төркем төзеде.

“2011 елның федераль Сабан туе чыгымнары 20 миллион сум тирәсендә булыр дип көтелә, аның күп өлеше Сверлау өлкәсе казнасыннан алыначак, татар эшмәкәрләренә дә кушылырга туры киләчәк”, дип хәбәр итте Свердлау өлкәсе һәм Екатеринбур татар конгрессы оешмасының Башкарма директоры Фәвия Сафиуллина.

Татарстан ягыннан җаваплы итеп, Түбән Кама муниципаль районы билгеләнгән. Алар мәдәни программа әзерли, көрәш һәм башка ярышлар өчен бүләкләр алып килә. Ә меңнән артык кунакларны кабул итү, әзерлек эшләре, оештыру, инфраструктура, киемнәр тегү – барысы да Свердлау өлкәсе җилкәсенә төшә, диде Екатеринбур татарлары вәкиле.

2011 елның 2 июлендә билгеләнгән 11 федераль Сабан туеның программасы бөек шагыйрь Г.Тукайның 125 еллыгына багышлап төзелә. “Бу Екатеринбурны татар дөньясында зур дәрәҗәгә күтәрә торган елның иң зур, иң күңелле вакыйгасы булачак, дип көтәбез”, ди Свердловски өлкәсе конгрессы вәкиле Фәвия Сафиуллина.
XS
SM
MD
LG