Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Финляндиягә килде


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов
24 март кичендә ул Финляндиядә яшәүче татарлар белән очраша.

Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте башлыгы Окан Даһер әйтүенчә, Татарстан президенты килүе уңаеннан җәмгыять оештырган кичке ашка 160-лап фин татары киләчәк.

“Быел татар дөньясы өчен иң зур вакыйга - Тукайның тууына 125 ел тула. Шул уңайдан Татарстан президентына кичке аш вакытында үзебездә - Финляндиядә бу чараны ничек үткәрергә җыенуыбыз турында җиткерергә уйлыйбыз. Бездә ул апрель аенда билгеләнәчәк”, диде Окан Даһер.

Бүген Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан төркеме Финляндия президенты Тарья Һалонен белән очраша. Аннан соң Финляндия һәм Татарстан арасындагы эш берлеге комиссиясенең утырышы була. Утырышта Финляндия татар мәхәлләсе вәкилләре дә катнаша.

Окан Даһер Миңнехановның Финляндиягә килүен ике дәүләт арасында бәйләнешләрне ныгытуда зур тарихи вакыйга дип атады.
XS
SM
MD
LG