Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар сыйныфлары туплана башлады


Татар теле укытучысы Фәридә Кашапова
Татар теле укытучысы Фәридә Кашапова

Мәктәпләрдә яңа уку елына беренче сыйныф балаларын туплау чоры. Һәр ата-ана үзенең улы-кызына тирән белем бирү нияте белән уку йортын сайлый.

Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе инде ике дистә елдан артык татар һәм катнаш гаиләләрдә үсүче балаларны милли сыйныфларга туплый. Әлеге сыйныфларда балаларның әдәпле, тәртипле булып үсүе, тирән белем алулары билгеле. Мәктәпнең татар сыйныфларында укучыларның белем сыйфаты күрсәткече башкалар белән чагыштырганда югарырак.

“Татар сыйныфларына балаларны яңа уку елында да тупларга әзерләнәбез”, диде мәктәп мөдиренең укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасары Венера Гобәйдуллина. Аның сүзләренчә, татар теле укытучысын балалар бик ярата, аның дәресләре бик кызыклы уза. Бу сыйныфларда балалар дус, алар төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүчеләр исемлегендә атала.

Мәктәптә ике дистә елдан артык татар телен Фәридә Кашапова алып бара. Ул дәресләрдә яңа алымнар кулланып, кызыклы итеп алып барырга омтыла. Дәресләрдә заманча җиһазлар, компьютерлар кулланыла. Моның өчен язмаларны Удмуртиянең фән һәм мәгариф министрлыгы бирә, шулай ук укытучы үзе дә Татарстаннан да кирәкле язмалар белән дискларны җыеп кайта.

Уку әсбапларын, дәреслекләрне дә ата-аналар сатып алмый, алар белән мәктәп тәэмин итә.

Мәктәптә татар балалары белән дәрестән тыш та бик күп чаралар үткәрелә. Алтынчы сыйныф укучысы Алсу Шәйхәйдарова татар телендәге чараларга бик яратып йөрүен әйтте. Алсу әле күптән түгел мәктәптә әниләр көненә багышланган кичә булуын, анда башка мәктәпләрдән дә татар балалары катнашуын сөйләде. Бәйгеләр күп булган, әлеге мәктәп укучылары икенче урын алган.

Мәктәптә балалар өчен төрле түгәрәкләр дә эшли. Укучылар анда үзләрен сәнгать өлкәсендә дә сынап карый ала. Төрле өлкәләрдә талантларын үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Өченче сыйныф укучысы Алсу җыр ансамбленә йөри. Алар хәтта башка мәктәпләрдә чыгышлар да ясыйлар икән.

Беренче сыйныфтан ук балалар ана телен өйрәнә башлый. Аларны әти-әниләре татар сыйныфларына яздырса, балаларның да үзләренең туган телен өйрәнергә теләге зур. Беренче сыйныф укучысы Айдар:“Мин татар малае. Туган телемне белергә тиеш”, дип кырт кисте. Башка балалар да ана телен белергә кирәк дигән фикердә.

Яңа уку елында Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбенә ата-аналар балаларын татар сыйныфына китерерләр, биредә дәвамчылык өзелмәс дигән өметтә укытучылар.
Ансамбльгә йөрүче балалар
XS
SM
MD
LG