Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай шигырьләре удмурт телендә чыгачак


Тукай шигырьләре -- удмурт телендә
Тукай шигырьләре -- удмурт телендә

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуына багышлап, Татарстанда Тукай әсәрләрен Идел белән Урал арасында гомер итүче халыклар телендә нәшер итәргә дигән тәкъдим булган иде. Бу тәкъдим Удмуртия язучылар берлегендә хуплау тапты. Тукайның шигырьләре беренче тапкыр удмурт телендә басылып чыгачак.


Тукайның 20 шигыре беренче тапкыр удмурт теленә тәрҗемә ителә. Бу хакта шагыйрь Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Гыймран Сафин шулай диде:

Гыймран Сафин
“Шундый китапны бастыруны мин хуплыйм. Ул безнең халыкларны якынайтуга, дуслаштыруга да китерәчәк. Удмурт халкы Тукайны аңлар, гомумән, әдәбиятларыбыз тагын да бер-берсенә якынаер. Инде Тукайның шигырьләренә килгәндә, без аларны үзебез сайлап алдык. Беренчедән, халыклар өчен әһәмиятле, эчтәлеге тирән булганын алдык. Шул ук вакытта безгә дә аларны русчага тәрҗемә итәргә җиңелрәк булганнарын да карадык. Миңа калса, Тукайның әсәрләре әле удмурт теленә тәрҗемә ителгәне юк иде”.

Ада Диева
Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Ада Диева Башкортстанда туып үскән. Ул татар телен дә яхшы гына белә. Шуңа да ул Тукайның ике шигырен татар теленнән удмурт теленә тәрҗемә иткән.

Габдулла Тукайның тагын унсигез шигырен Гыймран Сафин, Ибраһим Биектаулы һәм Ринат Батталов башта рус теленә тәрҗемә иткәннәр. Рус теленнән аларны башка шагыйрьләр удмурт теленә тәрҗемә итеп, Казанга юллаган.
XS
SM
MD
LG