Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда “Газзәбану” әсәре тәкъдим ителде


Гөлчәчәк ханым тормыш иптәше Әхмәт әфәнде белән
Гөлчәчәк ханым тормыш иптәше Әхмәт әфәнде белән

Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге татар китапханәсендә кызыклы чаралар, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар еш була. Танылган язучы Гөлчәчәк Галиеваның “Газзәбану” романы, шулай ук аның башка әсәрләре укучылар күңелендә төрле хисләр уяткан. Газзәбану тормышы, гомумән, әсәрдә күтәрелгән хатын-кыз язмышы укучылар конференциясендә чагылыш тапты.

Муса Җәлил китапханәсендә татар әдипләре әсәрләре бик күп булмаса да, китап яратучылар шәһәрдән бирегә байтак йөри. Татар китапларын яратучылар Гөлчәчәк Галиеваның берничә әсәрен укып, үзләренең уй-хисләре, кичерешләре белән уртаклашырга китапханәнең уку залына җыелды. Аеруча милләттәшләребезне Гөлчәчәк ханымның күптән түгел аерым китап булып дөнья күргән “Газзәбану” романы, әсәрдәге хатын-кыз образлары, аларның язмышлары тетрәндергән.

Китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина
“Чираттагы очрашуны укучылар соравы буенча оештырдык”, диде китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина.

Газзәбану образы тормыштан алып язылган. Ачлык елларында Газзәбануның бер ел гына яшәп калган ире акча эшләргә Ташкентка китә. Анда ул үзенә эш биргән бер байның кызы Маһирәгә өйләнә. Яшь кәләшен туган авылына – беренче хатыны Газзәбану янына алып кайта. Гөлчәчәк ханым ике хатынның да хисләрен, кичерешләрен бик оста тасвирлый. Икесенең дә тормышларының ачы язмышы укучыны тетрәндерә.

Татарстаннан танылган шагыйрә Нәҗибә Сафина әлеге ике хатынның да язмышы тетрәндергеч дип белдерде. “Газзәбану гаиләсен һәм туганнарын ачлыктан саклап калу өчен язмышы белән килешергә мәҗбүр була”, диде ул. Шул ук вакытта Нәҗибә ханым ул еллардагы экономик вазгыять – гаиләдә кыз бала туган очракта җир бүленеп бирелмәве нәтиҗәсендә күп гаиләләрнең ачлыктан үлүләре турында да җиткерде.

Уртада - Нәҗибә Сафина
Укучылар конференциясе “Газзәбану” романыннан театральләштерелгән күренеш белән башланды. Күренешне әле генә китапханә каршында оешкан “Чулпан” үзешчән театры әгъзалары әзерләгән.

Газзәбану ролен башкарган Рәсимә Мифтахетдинова төп геройның кичерешләрен аңлатырга тырышты, көндәшлек ачысын татып та Газзәбануның изге күңелле булып калуы белән соклануын әңгәмәбездә дә яшермәде.

“Газзәбану” романында татар халкының борынгы йолалары, гореф-гадәтләре дә бик ачык итеп бирелә. Алар бүген тормыш юлына аяк басучы яшьләр өчен үрнәк һәм олы тәҗрибә дә булып тора.

Китапханәдә әлеге темага сөйләшүне студентлар һәм мәктәп укучылары белән дә алып барырга кирәклеге хакында сүз булды. Шулай ук балаларының гаиләләрен саклап калуда ата-аналарның роле хакында романда бик гыйбрәтле күренешләр бар. Очрашуларда ата-аналар колагына да әйтер сүзләр булуы, аларны аерым җыеп, фикер алышу кирәклеге хакында да күтәрелде.

Гөлчәчәк ханымның туганы Гөлүсә Гыйбадуллина
Романны укып чыгучылар өчен дә Газзәбану образы үзенең күркәм холкы белән бик нык истә калган. Шулай ук Газзәбануның көндәше Маһирә образы да ачу-нәфрәт хисе тудырмый. Бу инде язучы Гөлчәчәк Галиеваның образларны искиткеч матур үзебезнең ана телебездә оста итеп тасвирлау сәләтеннән килә. Китап укучылар бу хакта үз фикерләрен җиткерделәр.

Әсәрнең төп темасы хакында залда җыелган халыкка Гөлчәчәк ханым һәм аның тормыш иптәше Әхмәт Галиевларның гаилә дусты, шагыйрә Нәҗибә Сафина бик төгәл итеп җиткерде.

“Хатын-кызга хас булган зирәклек, сабырлык, гаделлек сыйфатлары нәкъ шушы әсәрдә чагылган. Аларны гаиләләрдә кызларга яшьтән тәрбияләргә кирәклеге хакында да онытмаска кирәк иде”, дигән фикердә Нәҗибә Сафина.

“Газзәбану” әсәренең язылу тарихы да игътибарга лаек. Китап авторы Гөлчәчәк ханым Галиеваның туганы Гөлүсә Гыйбадуллина еш кына Казанга барулары, анда кулъязмалар белән танышып, аларның китап булуып чыгуын түземсезлек белән көтүләрен сөйләде. Шул ук вакытта Гөлчәчәк ханымның тормыш иптәше Әхмәт аганың борчылып, Гөлчәчәк ханымның әсәрне елый-елый, йөрәге аша уздырып язуы хакында да сөйләде.

“Газзәбану"дан күренеш
Күпхатынлылык темасы бүген җәмгыятьтә әледән-әле күтәрелә. Моңа төрле караш та чагыла. Гөлүсә Гыйбадуллина бүгенге яшьләрнең бу хәл белән килешмәячәкләрен белдерде. Рәсимә Мифтахетдинова да ир-атларның хатыннарыннан читкә йөреп, күңел ачулары белән килешми. Шул ук вакытта Газзәбану хәлендә дә калырга теләмәс идем дигән фикерен дә җиткерде.

“Газзәбану” романын берничә хатын-кыз язмышы турындагы әсәр дип кабул итү дөрес булмас. Ул хатын-кыз өчен үтә дә гыйбрәтле әсәр, чөнки тормышның төрле якларын тасвирлый. Иң мөһиме – милләтнең киләчәген кайгыртып язылган ул.

“Газзәбану” – искиткеч матур, аңлаешлы итеп үз телебездә язылган. Туган телебезнең байлыгын, халык телендә ифрат күп әйтемнәр булуын, халкыбызның көнкүреш йолаларын олылап тасвирлавын, аларны урынлы кулланылуын һәр укучы җылы кабул итеп, исендә калдыра. Болар барысы да инде тугызынчы дистәне җыеп килүче язучы Гөлчәчәк ханым Галиеваның талантын дәлилли.
XS
SM
MD
LG