Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай Прага татарларын да бергә җыйды


Тукайның 125 еллыгына багышланган кичә.
Тукайның 125 еллыгына багышланган кичә.

Габдулла Тукайның олы юбилее Прагада да билгеләп үтелде. Анда милли кичәләргә килүче яшьләр арта бара. 3 май кичен җирле татарлар Тукай шигырьләрен укып, аның турында кино карап, җырлап-биеп уздырды.

“Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Милли моңнар”, “Пар ат”, “Бәйрәм бүген”... Кичәдә һәркем үзенең хәтерендә калган һәм яратып укыган шигырен сөйләде. Олысы да, үсмере дә, кечесе дә шигырьләр аша Тукай дөньясына чумды.

Лилия Махиянова "Карлыгач" шигырен сөйли.
“Азатлык” радиосы оештырган кичәдә Марат Ганиевнең “Тукай” фильмы да күрсәтелде.

Тукай бу юлы Прагада Латвия һәм Эстониядән кунакка килгән татар яшьләрен, Прагада яшәүче һәм укучы яшьтәшләре белән дә берләштерде.

Тукай кичәсендә “Азатлык” радиосы җитәкчесе Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) бөек шагыйрьнең яшьләр өчен махсус язган, беркайчан да әһәмиятен югалтмаган “Татар яшьләре” шигырен укыды.

“Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даушлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, -
Без аның бик зур фикерле, чын бриллиант кашлары!”

Балтыйк буе илләреннән кичәгә килгән кунаклар
Мөгаен, шушы сүзләр аларны Прагада тагын бер айдан - 4 июнь көнне булачак Сабантуй бәйрәмен бергәләшеп үткәрергә дә канатландырып җибәргәндер. “Мин яшьләрне җыеп алып киләм”, “Ә син көрәшәсең!”, дип чын күңелдән әйтелгән сүзләр, милли бәйрәмдә дә әле болар үзләрен күрсәтәчәк дигән уйга этәрде.

Прагадагы татар яшьләре Европаның башка илләрендә укучы тиңдәшләре белән танышып өлгергән инде. Җае чыкканда өлкәннәрне көтеп тормыйлар, үзләре дә җыелыша икән. Көз көне татар телен ныклап өйрәнү дәресләре дә башлап җибәрергә җыеналар.

Тукай кичәсенә килгән кырыклап кешенең зур өлеше яшьләр иде. Тукай турында фильм караганнан соң татар җырлары башкарылды, хәтта биюләр дә булды. Теплице шәһәреннән килгән Кыям Курмакаев кызы Алинә белән аерым чыгыш ясады.

Чехия татарларының зур өлеше башкала Прагада яши. Аларның төгәл саны билгеле түгел, ел саен июнь башында уза торган Сабан туена 150-200ләп кеше катнаша.
XS
SM
MD
LG