Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Осама бин Ладенның үтерелүенә сез нинди мөнәсәбәттә?


2 май көнне массакүләм мәгълүмат чараларында “Әл-Каидә”нең башлыгы Осама бин Ладенның Пакстанда үтерелүе турында хәбәр таралды.


Бу хәбәргә казанлылар фикере:

- Кеше үтерүчене үтергәнгә бернинди кайгыру юк.

- Кайгырабыз инде, чөнки ул бик әйбәт кеше иде.

- Бәлки ул үлмәгәндер. Әгәр тагын берәр җирдә теракт була калса, гаеп аңа төшмәсен өчен, үтердек дип әйтәләрдер.

- Аны әллә кайчан үтерделәр дип әйткәннәр иде бит инде. Жәл булды. Кеше үтерү яхшы нәрсә түгел бит. Бәлки, аны террорист дип атап, аңа яла ягалардыр. Америкадан безнең илгә карата яшертен каршылык сизәм. Порнография, начар фильмнар, наркотиклар безгә алардан килә. Наркотик булган җирдә нинди яхшылык булсын инде. Америка безне шулай коралсыз җиңеп бара.

- “Хәзер үтерелде”, дигән хәбәргә мин ышанмыйм. Чөнки мин моны кемнеңдер үзенең сәяси эшчәнлеген күрсәтәсе килүедер дип уйлыйм. Бәлки ул инде күптән үтерелгәндер.

- Минемчә, бу Американың НАТО илләре белән Африка илләренә һөҗүм итүен сәяси яктан аклау булырга мөмкин. Сайлау алдыннан була торган агитациягә охшаган. Чөнки бин Ладен 11 сентябрьдә үк инде төшеп калды. Бер кешене үтереп кенә терроризмны җиңеп булмаячак.

- Начарлыкка – начарлык. Мөселман булса, алай эшләмәс иде. Ходай Тәгалә безне андый адымга өндәми.

- Кеше үтерүгә мин шатлана алмыйм.

- Андый кеше җирдә яшәргә тиеш түгел.

- Әгәр дә чынлап та аны үтергән булсалар, бу – аның башкаларга кылган эшләренә җавап җәзасы.

- Бу хәбәрне без ишетмәгән идек әле. Әмма кешене үтерү начар. Аны террористларның башлыгы дип атыйлар. Әмма мин Америка алып барган сәясәткә каршымын.
XS
SM
MD
LG