Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит” социаль теманы күтәрә


“Безнең гәҗит” басмасының соңгы санында социаль темаларга язылган мәкаләләр берничә. Анда сәламәтлек, табибларның авыруларга мөнәсәбәте, ришвәтчелек, эшкә урнашу, яшәү урыны эзләү һәм башкалар турында язмалар урын алган.

“Безнең гәҗит”нең даими авторы Сәйдулла Кутушев “Авыру кемгә кирәк?!” мәкаләсендә бүгенге медицина торышы турында тәфсилләп язган.
Бүген күпләр авырып та табибка бармауны хуп күрә. Барырга туры килсә, алдан таныш-белеш белән сөйләшеп килә. Инде андый кешеләр булмаса, түләүле клиникада тикшеренә.

“Коррупция баткаклыгына кереп чумган медицина хәзер чатаклыклар белән шаккатырмый. Ул хәзер Конституциябездә генә бушлай. Табибыңны ничек ризалатасыңны алдан кайгыртып барасы больницага. Министрлыкта ришвәт бирүче дә, алучы да юк, дисәләр дә, табибына «рәхмәт» тоттырмаган кеше бармы икән?! Хәзер бу инде йолага әйләнде...

Бүген менә шундый дөнья килде, табибларга – авырулар, укытучыларга балалар комачау итә. Эш кәгазьдә генә бара… Илтифатсыз, игътибарсыз, ришвәт кенә көтеп торган табибларны күргәч, чирләреңне күрмәмешкә салышасың”, дип яза Сәйдулла Кутушев.

Күптән түгел генә Милли медицина палатасы президенты, күренекле балалар табибы, Балалар хирургиясе һәм травматологиясе Мәскәү институты директоры Леонид Рошаль медицина хезмәткәрләре форумында Русия Сәламәтлек саклау министрлыгын тәнкыйтьләде. Танылган табибка җавап итеп, аны беркатлы дип атаганнар.

“Илдә сәламәтлек саклауны оештыручы юк, халык турында уйлау бетте, дип белдерде ул. Тыңлап утырган премьер-министр Путин: «Табиб әйбәт, яхшы профессиональ чыгыш ясады, әмма ул беркатлырак», дип нәтиҗә чыгарды.

Ә Сәламәтлек саклау министрлыгындагылар, Рошаль чыгышына протест белдереп, яклау сорап премьер-министр Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать иттеләр. Моңа җавап итеп, Рошаль үзе, интернет-форумга күз салыгыз, анда халык фикере, һәм арада минем белән килешмәүче бар микән, дип белдерде. Әйе, Рошаль фикеренә башкача аңлатма бирә алмагач, ул беркатлы, дип бәяләнә”, ди Кутушев.

Юкка чыккан хыяллар, өзелгән өметләр

Газетның “Дөнья бу” сәхифәсендә дә бары тик таныш-белешләр, дуслар булганда гына эшкә урнашып булу турында мәкалә урын алган. Мәдинә Нурулла газет, журнал, телевидениедәге “йөгерек” юлларның берсенә дә ышаныч булмавын тәфсилләп яза. Автор үзе дә ялган игъланнар буенча йөреп арып беткән, әмма эш таба алмаган.

Хикмәтле күршеләр

Бүген берәүләр эш таба алмыйча аптырап йөрсә, икенче берәүләр яшәр урын эзли. “Хикмәтле күршеләр” мәкаләсе авторы Фәридә Зарипова үзенең ничек һәм кайда торуы турында бәян итә.

“Вакытлыча гына бер хуҗа хатынның ике бүлмәле фатирында, бүлмә арендалап тордым. Күрәчәгем булгандыр, бу хатын эчкече булып чыкты. Пенсиясен ала да эчеп бетерә.

Бер мәлне бөтен алтыннарын ломбардка илтеп салганын белеп алдым. Балдагын, я булмаса беләзеген генә бер-ике атнага ломбардка тапшыра торган гадәте бар иде үзе, ләкин барсын да?! Коммуналь түләүләр өчен бурычы 20 мең чамасы җыелгач, куып чыгарабыз дип, килеп куркытканнар икән.

Ахыр чиктә, кайгыдан эчә башлаган хатынга ирләр дә йөри башлагач, үземнең алтын беләзегем дә серле рәвештә юкка чыккач, дәшми-нитми акчамны түләдем дә, тынычлык эзләп башка җиргә күчеп киттем”, дип яза мәкалә авторы.

Погонлылар...

Газетның “Яралы язмышлар” сәхифәсендә татар халкының Милли мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмованың “Погонлылар...” мәкаләсе урын алган. Ул аны Уфада яшәүче мөселман-татарларының мөрәҗәгать-хатларыннан тәэсирләнеп язган. Уфада яшәүче Динар Авдикеев, Арамис Фазылов, Олег Фогилев үзләренә каршы кылынган явызлыклар турында Фәүзия Бәйрәмовага язып җибәргән.

“Безнең заманда, 21 гасырда, үз илендә, үз җирендә яшәгән кеше, бары тик мөселман булганы өчен генә, шул хәтле җәберләнергә, ерткычларча җәзаланырга мөмкинме?! Мөмкин икән, бу илдә сине мөселман булганың, намаз укыганың, үз хокукларыңны яклап урамнарга чыкканың өчен генә дә кыйнарга, кулларыңа богау салып, башыңа капчык кидереп, тыныңны буарга, Коръән китабы битләрен бәдрәфтә туалет кәгазе урынына файдаланырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр икән… Һәм бу явызлыкларны кылучылар урам бандитлары түгел, ә халыкны якларга тиешле хокук саклау органнары хезмәткәрләре – МВД, ФСБ вәкилләре…”, дип яза автор.

Фәүзия Бәйрәмова хокук саклау органнары вәкилләрен “погонлы палачлар” дип атап, алар кулланган җәфа ысулларын гестапочыларныкы белән чагыштыра.

“Ул вакытта фашистлар урысларны шулай җәзалаган булсалар, хәзер Рәсәй палачлары татарларны шулай газаплый. Күрәсез, бу «погонлы палачлар»ның «эш» алымнары 1937 еллардан соң бөтенләй дә үзгәрмәгән, шул ук кыйнау, шул ук явызлык, ерткычлык, шул ук куркыту һәм янаулар белән булмаганны «әйттерү» икән…

Утызынчы елларда бу репрессияләргә илнең төрле катлам кешеләре дучар ителгән булса, бүген Рәсәйнең «канлы тәгәрмәче» мөселманнар өстеннән тәгәри, аларны сыта-изә, гарипләндерә. Империя монда берничә максатны күздә тота: беренчесе – мөселманнарны юк итү, ислам динен зәгыйфьләндерү булса, икенчесе – ислам динендәге милләтләрне юкка чыгару...

Сәбәбе – имеш, бу мөселманнар тыелган оешмаларда торалар, шартлатырга, террор китереп чыгарырга да мөмкиннәр, дип, нахак бәлаләр ягып, исламга килгән яшь татар-башкортларны юк итү бара…”, ди Фәүзия Бәйрәмова.
XS
SM
MD
LG