Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда шахмат дөнья беренчелегенә намзәтләр бәйгесе башланды

"Корстон" күңел ачу үзәгендә шахмат дөнья беренчелегенә намзәтләр бәйгесе башланды. Анда дөньяның иң көчле сигез шахматчысы канташа: Әрмәнстаннан Левон Аронян, Русиядән Владимир Крамник һәм Александр Грищук, Болгарстаннан Веселин Топалов, Азәрбайҗаннан Шахрияр Мамедьяров һәм Теймур Раджабов, Израилдән Борис Гельфанд һәм АКШтан милләттәшебез Гата Камский. Бу бәйгедә җиңүче 2012 елда хәзергә дөнья чемпионы булып торган Һиндстан шахматчысы Вишванант Ананд белән уйнаячак.

XS
SM
MD
LG