Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа имамы юбилеен билгели


Мөхәммәт хәзрәт Галләмов
Мөхәммәт хәзрәт Галләмов

Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм тормышында истәлекле вакыйга: 60 яшьлек күркәм юбилеен билгели ул.

Мөхәммәт хәзрәт “Ихлас” мәчетендә 1997 елдан имам-хатип булып тора. Нәкъ шул елда Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан Мөхәммәт хәзрәт җитәкчелегендәге Киров районы мөселманнарына элекке “Луч” кинотеатры бинасы мәчет өчен тапшырылган иде. Кыска гына вакыт эчендә ярымҗимерек бина матур итеп төзекләндерелде һәм танымаслык булып үзгәрде. Ә 2001 елда “Ихлас” мәчете тулысынча тантаналы төстә ачылды.

“Ихлас”ның шушы чагыштырмача кыска арада Уфадагы ходай йортлары арасында иң абруйлысына әверелүендә аның имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләмовның өлеше гаять зур.

Мөхәммәт хәзрәт – үзенчәлекле шәхес. Башкортстанның Миякә районында туып үскән егет, мәктәпне тәмамлагач, күптәнге хыялын тормышка ашырып, Уфа дәүләт медицина институтына укырга керә. Аннан соң аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясе яклый.

Сиксәненче еллар азагында Мөхәммәт Галләмов ислам дине белән кызыксына башлый. Башта Уфадагы Җәмигъ мәчете янындагы мәдрәсәдә ике ел, аннан соң Төркиядәге университетта дини белем ала. Шуннан соң үзен тулысынча хак дингә хезмәт итүгә багышлый.

Мөхәммәт хәзрәт “Ихлас” мәчетен дини үзәк кенә түгел, ә чын бер мәдәни, рухи мәркәзгә әверелдерә - биредә мәчетнең үз радио-телевидение тапшыруларын әзерләүне оештыра, нәшрият ачып җибәрә. Мәчетнең 200 кеше сыйдырышлы тамашалар залында Ризаэтдин Фәхретдингә һәм башка асыл затларыбызга багышланган конференцияләр, кичәләр оештыруны да гадәткә кертте булдыклы имам-хатип. Биредә әледән-әле мәдәни чаралар да үткәрелә. Аларга Татарстанның күренекле сәнгать осталары, шул исәптән Зөһрә Сәхәбиева кебек олуг җырчылар да килеп чыгыш ясады һәм әле дә ясый.

Мәчетнең тышкы һәм эчке күренешен матурлау эшен әле дә дәвам итә имам-хатиб. Хәзер ул шушы мәчеткә һәрберсе 38әр метрлы ике манара төзетү эшен башлады. Шулай итеп һәр яңа туган көнгә шатланып һәм мөмкин кадәр күбрәк дин кардәшләрне иманга тарту өчен зур тырышлык салып яши милләтнең асыл улы.

Мөхәммәт хәзрәтне Уфа “Нур” татар дәүләт театрында күркәм юбилее белән котлаганда чыгыш ясаучылар аңа барлык игелекле эшләре өчен зур рәхмәтләрен әйтте һәм тынгысыз дин әһеленә киләчәктә дә дәрманлы эшчәнлек теләде. Казаннан Мөхәммәт хәзрәтне котларга дип күренекле шагыйрь Марсель Галиев, танылган журналист һәм дини китаплар нәшер итүче Фәния Хуҗиәхмәт һәм сәнгать осталары килгән иде.

Мөхәммәт хәзрәт үзен хөрмәт итеп килүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде һәм алдагы уй-ниятләре белән уртаклашты. “Әлеге көндә мәчетнең манараларын төзибез. Аннан Болгарга, Иерусалимга сәяхәтләр оештырырга әзерләнәбез”, диде Мөхәммәт хәзрәт. Быелгы Рамазан аена да әзерлек башлаулары хакында әйтеп, "олуг бәйрәмдә елдан-ел күбрәк кеше, аеруча яшьләрнең катнашуы шатландыра", ди ул.
XS
SM
MD
LG