Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cембердә Җиңү бәйрәме чаралары


Ветераннар Җиңү көнендә (архив фотосы)
Ветераннар Җиңү көнендә (архив фотосы)

Сембердә дә, бөтен илдәгечә, Җиңү бәйрәмен зурлап каршылауга әзерләнәләр.

Бәйрәм алдыннан ук Татар мәдәни үзәгендә зур чара оештырылды. Былтыргыдан аермалы буларак, анда бары тик өлкә үзәгендә яшәүче ветераннарыбыз гына катнашты. Шунлыктандыр инде, ветеран булмаган – яшьрәк буын активистлары да чакырулы иде.

Бу бәйрәмне Татар мәдәни үзәге мөдире Рамилә Сафина ачып җиәрде. Ул өлкән буын өчен якын таныш “Священная война” җыры яңгырашы астында менә ни диде:

“Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый.
Ул елларны ничек онытасың?!
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир егетләр китте яу кырына –
Тормыш калды кызлар иңендә.
Ирләр китте, кызлар елап калды.
Елап калды күпме хатыннар?!
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме калды бала-ятимнәр!”

Кичәне өлкә мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов дәвам итте:

“Барча мөселманнарны Җиңү бәйрәме белән тәбриклим. Бу бәйрәм безгә бик зур авырлык белән килде. Бихисап әби-бабайларыбыз шул афәт кырларында ятып калдылар. Кайтканнарга да Хак Тәгалә саулык бирсен. Бу сугышның кара канаты тимәгән бер генә гаилә дә калмады. Хак Тәгалә ярдәм бирде – безнең ил җиңеп чыкты. Һәлак булганнар рухына догалар кылыйк. Киләчәктә тыныч кына – шатлык белән яшәргә насыйп итсен”.

Чарада кайбер ветераннарыбыз үз хатирәләре белән дә бүлештеләр. Чыгышлар исә алар өчен әзерләнгән концерт чыгышлары белән чиратлашып барды. Өлкәннәрнең “Мирас” исемле җыр төркеме Җиңү көненә багышланган җыр тәкъдим итте.

Буыннар эстафетасыдай кабул ителерлек күренеш: “Мирас” ансамбле чыгышыннан соң сәхнәгә Алсу Әлмәтева җитәкчелегендәге нәниләр төркеме чакырылды.
XS
SM
MD
LG