Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Фатих Кәрим турында фильмнар күрсәтелде


"Мир" кинотеатрындагы чара
"Мир" кинотеатрындагы чара

Җиңү көне алдыннан Казанның “Мир” кинотеатрында шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган, “Фатих Кәрим – сугышчы шагыйрь” һәм “Фатих Кәрим турында кызы Ләйлә истәлекләре” дигән фильмнар күрсәтелде.


Фильмнарны “Татаркино” оешмасы тәкъдим итте. Аларда Фатих Кәримнең халкына булган мәхәббәте, яшәү көче тасвирланды, шул ук вакытта алар шагыйрьне яңа яктан да ачты.

Бөтен кешегә күрсәтелгән халыкның трагедиясе бик дулкынландырды, ди шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова:

“Бу фильмда әтиемнең холкы үзенчәлекләре күрсәтелде: аның көчлелеге, батырлыгы, баш имәслеге, язарга ашкынуы. Иптәшләренең каһарманлыгы турында, аларның кем генә булуына карамастан: казакъ егете Торсынбаймы, татар егетләре Саттар, Фазылмы, рус батыр егете Виктор Гришинмы. Яки әниемә, табигатькә багышланган шигырьләрме. Шушы бөтен материалны режиссёр, операторлар 25 минутка сыйдырган. Кинопремьера бик матур узды”.

Фоат Галимуллин, Ләйлә Кәримова, Ренат Харис
Әтисе турында күбрәк белергә Ләйлә Кәримовага әнисе язмалары булышкан. Мин кечкенә идем, әтине бик начар хәтерлим, ди ул. Шуның өчен әниемнең көндәлекләренә бик рәхмәтлемен, ди Ләйлә Кәримова.

“Чөнки ул нәрсә хәтерләсә – шуны язып калдырган: ничек Фатих әйтте, нинди сүзләр әйтте, ничек үз-үзен тотты.

Миңа ул язулар шулкадәр якын, алар миңа аның турында сөйләргә булышалар. Әтием минем өчен бик чиста, батыр, чын иҗади кеше, шагыйрь.”

Ләйлә Кәримова әтисенең берничә шигырен дә сөйләде . Аеруча “Теләк” дигәнен яратам, ди ул.

“Матурлык сайлауда мине
Кем куып җитәр икән?!
Сөюдә һәм сөелүдә
Мине кем җиңәр икән?!

Яшәдем, яшел урманнар
Иркәләде, көйләде.
Инде мин сугыш кырында,
Тик бер генә теләгем:

Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде”.

Әнисенә багышланган “Син еракта” шигырен дә укып китте ул.

“Син ерак миннән ерагын,
Ераклыкка карамый,
Яраласа мине дошман,
Ул сине дә яралый.
Фатих Кәримнең Афзал Шамовка җибәргән хаты

Ялгышмыйк без, ерак түгел
Сугышта безнең ара,
Мәхәббәтең минем белән
Атакаларга бара.

Каһәрле дошманга төзәп
Мин мылтык аткан чакта,
Гүя син патроннар салып
Торасың минем катта.

Ә шулай да... син еракта,
Мин тик хатыңны күрәм,
Хатка язган сүзләреңне
Күзләрең итеп үбәм...”

Чарада кинофильмның идея авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, фильмның режиссёры Рәмис Нәҗмиев, операторы Максим Мальков; шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, галим Фоат Галимуллин, журналист, Фатих Кәримнең якташы Римзил Вәлиев чыгыш ясады. Кичәдә шулай ук студентлар, укучылар, ветераннар да катнашты.
XS
SM
MD
LG