Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суфиян Поварисов һаман да сафта


Суфиян Поварисов
Суфиян Поварисов

Башкортстан егетләре арасында 18-19 яшьлек кенә булып сугышка алынган һәм утлы юлларны үтеп туган якларга исән кайткан милләттәшләр арасында күренекле галим һәм язучы Суфиян Поварисов та бар. Җиңүнең 66 еллыгын да күрергә насыйп булды аңа.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар язучысы, филология фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры булган асыл зат ул – Суфиян Поварисов. Гарасатлы сугыш юлларын үтеп, зур батырлыклар күрсәткән милләттәшебез бу көннәрдә, Җиңү бәйрәме уңаеннан, әдәбият сөючеләр, талиплар һәм якташлары белән очрашуларда катнаша.

9 май көнне Уфадагы бәйрәмдә катнашты ул. Узган сугыш юллары һәм бүгенге тормыш хакында фикерләре белән уртаклашты Суфиян ага. “Сугыш зилзиләләрен үзе үткән кеше генә тыныч тормышны тулысы белән кадерли һәм аның чын бәясен белә ала”, ди Суфиян Поварисов.

87 яшьлек ветеран Суфиян Поварисовка озын гомер юлында күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә. Башкортстанның Илеш районындагы Тыпый исемле татар авылында туып үскән малай бәләкәйдән үк авыр хезмәтне үз җилкәсендә татый. Бөек Ватан сугышының утлы юлларын үтеп, Алманиянең үзенә үк барып җиткән яшь солдат Суфиян, сугыштан соң Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Аннан Уфага кайтып татарча чыгучы «Кызыл таң» газетасында эшли башлый.

Бераздан мөгаллимлеккә һәм гыйльми эшчәнлеккә сәләте булган яшь белгечне Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар. 1960 елдан бирле шунда татар һәм урыс теле кафедрасында татар талипларына белем бирә Суфиян ага. Соңгы 48 елда төп эш урыны университетта мөгаллимлек кылу булса да, Суфиян ага гомере буе әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә форсат таба килде.

Соңгы егерме елда Суфиян Поварисов язучылык сәләтен тулысынча эшкә җигә алды. Берничә романы, повесть-хикәяләре дөнья күрде аның. Мәшһүр әдип Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган трилогия-эпопеясе белән ул әдәбиятыбызда аеруча мактаулы баскычка менде. Газета-журналлардагы үткер публицистик язмалары белән дә еш чыгыш ясый Суфиян ага.

Әле уздырылучы очрашулары вакытында Суфиян Поварисов яңа әсәрләр өстендә эшләвен әйтә. “Без фронттан кайтканда” исемле чираттагы романын да язып беткән ул. Менә шундый талант иясе, тынгысыз ветеран бүгенге көндә дә дәрманлы эшли, җимешле иҗат итә.
XS
SM
MD
LG